tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Ринат Батталов вафат
Шагыйрь Ринат Батталов вафат

Шагыйрь Ринат Батталов вафат

Бүген –  2018 елның 4 маенда, каты авырудан соң, Удмуртиянең Иҗау шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Ринат Гыймазетдин улы Батталов бакыйлыкка күчте.

Шагыйрь 1948 елның 17 июнендә Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булып кайта.Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижау университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре: тракторчы, почтальон, авыл советы сәркәтибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр, район оешмаларында инженер һәм профсоюз хезмәткәре. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләр язгаласа да, әдәби иҗат эше белән чынлап торып шөгыльләнүе узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан башлана. Ул хәзер шигырьләре һәм хикәяләре тупланган өч китап авторы. 2002 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы турында яшь каләм иясенең якташы, тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы болай дип язган иде: «Ринат белән без туып үскән Иж буйлары, Әгерҗе яклары табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә бик кызыклы, ә су басу, авыллар күченү белән бәйле хәлләр иҗат кешесе өчен бик күп фаҗигале вакыйгалар да китереп чыгарды. Ринат Батталның «Агымсуда — акчарлак» исемле китабында ул хис-тойгылар бик ачык чагыла». 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнәчәк. Хушлашу мәрәсиме сәгать 10да башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*