enrutat
Баш бит / Тарих язган язмышлар…
Тарих язган язмышлар…

Тарих язган язмышлар…

Татар әдәбиятында бик аз яктыртылган өлкәләр бар, көчләп чукындыру темасы әнә шундыйлардан. Бигрәк тә 19-нчы гасырда булган фаҗигале хәлләр аз өйрәнелгән һәм язылган, монда бары тик Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы гына чыгарма булып тора. Моның сәбәбе дә бар, чөнки татарларны көчләп чукындырулар Явыз Иван чорында һәм 18-нче гасырда гына булган, дигән ялгыш караш яшәп килә. Имеш, Екатерина II заманында дин иреге килгән, чукындыру беткән, диләр, әмма бу өлешчә генә дөрес. Әби патша фәрманы белән һәркемгә үз динен тотарга рөхсәт ителсә дә, элек көчләп чукындырылганнарга үз диннәренә кайтырга рөхсәт ителмәгән, моның өчен каты җәза каралган. Ә инде Николай I патшалык иткән чорда (1825 – 1855) хакимият белән чиркәү берләшеп, яңадан үз диннәренә кайтырга теләгән татарлар өстенә ябырылганнар. Бу чорда Россия җирлегендә, татар тарихында,  “отпавшие” – мәкруһлар дип аталган дини катлам барлыкка килгән, алар туфан булып яңадан ислам диненә кайту өчен күтәрелгәннәр һәм күп очракта рәхимсез бастырылганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, яңадан ислам диненә кайту, рәсми рәвештә чиркәү кенәгәләреннән төшү бары тик патша рөхсәте һәм  консистория  — чиркәү судлары карары белән генә мөмкин булган, ә алар андый рөхсәтне бирмәгән.

Чиркәү кенәгәләрендә һәм ревизия документларында керәшен (крещенный) дип аталган татарлар бик күп булган, кимендә, алар милләтнең чиреген алып торган. Әлбәттә, аларның күпчелеге яшереп кенә ислам динен  тоткан, ә инде аз гына ирек килүгә, инде ачыктан-ачык та үз диненә кайткан. Әмма Россия законнары буенча, 18-нче гасырның беренче яртысында, моның өчен тереләй яндырып үтерсәләр, 19-нчы гасырда инде “отпавший”-мәкруһларны Себергә сөрү, көчләп чиркәүле урыс авылларына күчерү, эшкәртү-үгетләү өчен монастырьларга ябу, алай да христиан диненә кайтмасалар, төрмәгә утырту җәзасы каралган булган. Ә инде керәшен татары белән мөселман татары өйләнешсә, суд карары белән бу гаиләләр законсыз дип табылган, аларны аерыганнар, уртак балаларын христианнарга тәрбиягә, ә хатын-кызларны урыс ирләренә яңадан кияүгә биргәннәр.  Болар барысы да мәхкәмә беркетмәләрендә теркәлеп калынган, архивларда саклана, Исхакыйның “Зөләйха” әсәре дә нәкъ шул турыда.

19-нчы гасырның беренче яртысында татарлар арасында яңадан исламга кайту хәрәкәте бигрәк тә Кама аръягында, тарихи Биләр-Болгар төбәгендә, Чистай һәм Спас өязләрендә зур көч ала. Архив документларыннан күренгәнчә, бары тик 1827-1864 елларда гына да бу ике өяздә өч мең ярым татар-мишәр, бернинди рөхсәтсез, ачыктан-ачык яңадан ислам динен тота башлый! Һәм, әлбәттә, судлар аларга каршы эшләр белән тула, татар авылларын пыр туздырып, мәкруһларны чиркәүле урыс авылларына күчерә башлыйлар, керәшеннәргә хәерхак булган муллаларны, исламга кайтырга өндәүчеләрне, аяк-кулларын богаулап Себергә сөрәләр. Моңа җавап итеп, Чистай-Спас өязләрендә йөздән артык татар авылы баш күтәрә… Бу милли һәм дини күтәрелешне оештыруда һәм җәберләнгән халыкка ярдәм итүдә Чистай өязенең мишәр морзалары катламы һәм тәрикатьче-суфыйлар да зур ярдәм итә, бу тема да тарихта бик аз өйрәнелгән.

Татарстан Милли архивында Чистай өязенең “отпавший” – мәкруһлары белән бәйле документлар саклана, бу хәлләр бигрәк тә земство һәм өяз судлары беркетмәләрендә һәм карарларында, шулай ук өяз становой приставлары хисап- рапортларында ачык чагыла. Казан рухани консисториясе, җинаять эшләре палаталары, Чистай дини идарә фондларында да исламга кайткан керәшен татарларының ни рәвешле җәзаланулары теркәлеп калган. Халык телендә “Гөләйза тарихы” дип аталган бу эш архив документларында “Об отпадении от православия в магометанство крещенной из татар девки деревни Степной Шенталы Пелагеи, по отцу не известной” дип атала. Мөселман-татар хатыны Гөләйзага (аларча – Пелагеяга) каршы җинаять эше Биләрнең өлкән рухание Михаил Лавровның 1837 елның 18 ноябрендә Казан консисториясенә язган әләгеннән башлана. Бу эш еллар буе дәвам итә, Чистай судлары һәм приставлары бер татар хатынын гаиләсеннән аерып, монастырьга җибәрү, балаларын ата-анасыннан тартып алып, чукындыру һәм христаннарга бирү өчен ниләр генә эшләмиләр! Әмма бу золымга каршы халык баса, Гөләйза үзе, ата-анасы, авылдашлары, Чистай морзалары һәм мөселманнары иман өчен тиңсез көрәшкә күтәреләләр… Архив документларыннан күренгәнчә, Гөләйза-Пелагеяга каршы судлар 1838 елның февралендә башланып китә һәм 1844 елның мартына кадәр дәвам итә, ул шушы мәхкәмәләр юлында егылып үлгәннән соң, аның ата-анасын, балаларын, туганнарын, муллаларны хөкем итә башлыйлар, бу эшкә соңгы нокта 1850 елда гына куела. Империя тегермәне ул чакта ук татарларны милләт буларак юк итү максаты куя һәм үзенең мәкерле эшенә тотына…

Хәзер укучыларга тәкъдим ителә торган “Гөләйза” романы – татар халкының дин-ислам өчен, үз илендә, үз җирендә милләт булып яшәү өчен тарихта тиңе булмаган көрәше турында. Ул архив документларына нигезләнеп, бу чорны бик нык өйрәнеп, тарихи җирлектә язылган әсәр. Дөресрәге, бу язмышларны инде тарих үзе тудырган, үзе язган, үзе теркәп калдырган, мин шуларны, әдәби калыпларга салып, укучыга җиткерүче генә… Әсәрдәге вакыйгалар, тарихның үзендәге кебек, хәзерге Чистай районының Чирүле Шонталасы авылында, Гөләйзаның туган авылы Кыр Шонталасында (хәзерге Алексеевск районы), керәшен татарлары авылы Актауда (Чистай), Биләрдә (Алексеевск районы), Чирүле Майнасы (хәзер – Югары Татар Майнасы, Алексеевск районы), Чистайның үзендә һәм бу тирәдәге татар-мишәр авылларында бара. Әсәремнең төп каһарманы Гөләйза эзләре буйлап, мин аларның барысында да диярлек булдым, төбәкнең болгар-татар тарихы белән бәйле истәлекле урыннарын өйрәндем.

Шулай ук бу чорга караган бик күп тарихи чыганакларны өйрәндем, урыс миссионерларының татарларны чукындыру турында том-том хезмәтләрен укып чыктым, алар арасында  Лука Конашевич, Евфимий Малов, А.Можаровский, Петр Знаменский, Н.И.Ильминский хезмәтләрен аерып әйтер идем. Шулай ук А.Н.Григорьевның чукындыру турында инде совет чорында басылып чыккан хезмәтләре, 1936 елда Мәскәү-Ленинградта дөнья күргән “Аграрный вопрос и крестьянское движение 50-70 годов XIX в.” китабы бу тема буенча бик күп яңа мәгълүмат бирде. “Гөләйза” романын язганда өстәл китабым булып Галим Хисамиевның “Гөләйза кыйссасы” фәнни-популяр китабы торды. Үзе дә Кыр Шонталасы авылыннан булган техник фәннәр галиме, төбәк тарихчысы Галим Хисамиев миңа бик күп ярдәм итте, аңа Алланың рәхмәтләре булсын! Шулай ук тарих фәннәре кандидаты, Кама аръягы татар авыллары тарихы буенча зур белгеч, Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры Рафик Насыйров та миңа күп мәгълүмат бирде, аңа да рәхмәтләрем чиксез! Казаннан татар галимнәре Ирек Һадиев белән Раиф Мәрданов бу четерекле темага алынуымны белүгә, миңа ярдәмгә килделәр, чукындыру буенча сирәк хезмәтләр белән таныштырдылар, юнәлеш бирделәр. Шулай ук  тарихчы Радик Исхаковның “Миссионерство и мусульмане Волго-Камья” китабы да миңа зур ярдәмче булды, бу кешеләрнең барысына да рәхмәтләремне әйтәм!

Шушы чорны өйрәнгәндә һәм бу әсәремне язганда, Гөләйза язмышының Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сына бик охшаш булуын да ачыкладым, моңа миңа кадәр Галим Хисамиев та игътибар иткән иде. Гөләйза белән Зөләйха икесе дә бер төбәктән,  авыллары янәшә генә, Гөләйза – Кыр Шонталасында, Зөләйха күршедәге Яуширмәдә туып-үскән. Икесе дә бер чорда яшәгәннәр, икесенең дә язмышлары уртак, хәтта ике авыл арасындагы “Керәшен зираты” да уртак! Әмма архивларда бары тик Гөләйзаның генә суд эшләре теркәлеп калган, ә Зөләйханыкы – юк. Шушыннан чыгып, Гаяз Исхакый Зөләйха образын күрше Кыр Шонталасы авылы кызы Гөләйза язмышын өйрәнеп язган, дип әйтергә урын кала. Дөрес, Гөләйза белән Зөләйханың соңгы язмышы, үлеме төрлечә, әмма авторның әдәби әсәрдә геройларының тормышларын үзенчә тасвирларга  хакы бар. Мин үзем дә “Гөләйза” романында чукындыру тарихын бер Чистай төбәге белән генә чикләмәдем, бөтен татар иле фаҗигасен колачлап тасвирларга тырыштым, гомумиләштердем. Шулай ук Гөләйза һәм аның балаларының, ата-анасы һәм туганнарының язмышына да, әсәрнең идеясеннән чыгып, үз юнәлешемне бирдем. Авторның моңа да  хакы бар, дип уйлыйм.

Бу әсәремнең төп максаты – дин-ислам өчен, шушы туфракта татар булып калу өчен тиңсез көрәшкә күтәрелгән милләтемнең каһарманлыгын тасвирлау, дөрес тарихын күрсәтү иде. Әйе, әсәрдә Россия империясенең дә татарларга карата алып барган бар явызлыгы, мәкере ачып бирелә, боларны белү безгә тарихка гадел бәя бирү өчен кирәк. Икенче максатым – әби-бабаларыбыз нинди зур авырлыклар белән, чиксез корбаннар биреп саклап калган динебезнең, телебезнең, милләт булып яшәүнең кадерен белү. Аларга лаек булу, алар башлаган изге эшне дәвам итү, аны килер буыннарга да тапшыру… Укучым бу әсәрне укып, гыйбрәт алсын иде, безгә дин-милләтне тапшырып, дөньядан киткәннәргә догада булсын иде.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*