Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры артистлары Үзбәкстандагы вәкиллектә киләчәккә планнар турында сөйләште
Камал театры артистлары Үзбәкстандагы вәкиллектә киләчәккә планнар турында сөйләште

Камал театры артистлары Үзбәкстандагы вәкиллектә киләчәккә планнар турында сөйләште

Кичә, 16 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчеләре һәм артистлары Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллегендә үзара мәдәни эшчәнлек һәм киләчәккә планнар турында фикер алышты. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Рамил Шакиров белән очрашу Үзбәкстанга гастрольләр вакытында булды.

14-16 сентябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы Үзбәкстанда гастрольләргә килде. Үзбәкстанлыларга “Зәңгәр шәл”, “Әтәч менгән читәнгә” һәм “Бабайлар чуагы” спектакльләре тәкъдим ителде.

14 сентябрьдә Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылу тантанасы булды. Үзбәк театры җитәкчеләре камаллыларга уңышлы гастрольләр теләде, ә Камал театры директоры һәм баш режиссеры аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гастрольләр ачылу тантанасында Үзбәкстан мәдәният министрының беренче урынбасары, Үзбәкстанның халык артисты Өзөдбәк Назарбәков, Үзбәкстан милли академия драма театры директоры, Үзбәкстанның атказанган артисты Фәтхулла Масудов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм башкалар чыгыш ясады.

Гастрольләр легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылды. Үзбәкстан тамашачысы театрны бик җылы каршы алды – залда аншлаг иде, диелгән әлеге хәбәрдә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*