tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар интернет-проект авторларын “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә катнашырырга чакыралар
Татар интернет-проект авторларын “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә катнашырырга чакыралар

Татар интернет-проект авторларын “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә катнашырырга чакыралар

Татар интернет-проект авторларын “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Бәйгегә бөтен дөнья татарлары катнаша ала. Быелдан бәйгебезнең яңа партнёры бар, ул – ВКонтакте социаль челтәре.

Соңгы елларда “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеменә лаек булып күп кенә сайт авторлары ноутбуклар, планшетлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнделәр.

Бәйге 10 номинация буенча үткәрелә:

  1. “Укытучы – җәүһәр” номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.
  2. “Укучы – җәүһәр” номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
  3. “Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
  4. “Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
  5. “Югары белем – фән җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
  6. “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-проектлар катнаша ала.
  7. “tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
  8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.
  9. “Җәүһәрләр галәме” номинациясе. Әлеге номинациядә татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.
  10. “ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган, кулланучылары/язылучылары саны 1000 кешедән арткан, зур әһәмияткә ия булган һәм файдалы татарча төркемнәр катнаша ала.

Бәйгенең рәсми сайты: konkurs.belem.ru
Конкурс турында

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*