tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Ак калфак”лылар җыелды
Арчада “Ак калфак”лылар җыелды

Арчада “Ак калфак”лылар җыелды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Арча муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә 25-27 июль көннәрендә “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” исеме астында күчмә утырыш уздыра. Бүген Арчада утырышның эше башланып китте.

Программа кысаларында хатын-кызлар Арча шәһәре, Кушлавыч, Яңа-Кырлай, Урта Курса, Гөберчәк, Яңа Кишет, Ташкичү һ.б. авыллардагы көнкүреш, әлеге җирлектән чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышачак.

Чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән 150 вәкил катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*