tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар якшәмбе мәктәбе укучылары “Җиңү тәрәзәләре”н ача!
Татар якшәмбе мәктәбе укучылары “Җиңү тәрәзәләре”н ача!

Татар якшәмбе мәктәбе укучылары “Җиңү тәрәзәләре”н ача!

Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калды. Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары үзизоляцияләү шартларында да туктамый. Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе педагоглары һәм  укучылары, мәсәлән, шушы көннәрдә илкүләм “Җиңү тәрәзәләре” һәм “Үлемсез полк” акцияләренә кушылды.

Акция кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә Бөек Җиңү темасына рәсем төшереп, аларны йорт, фатир тәрәзәләренә урнаштырырга тиеш. Бу сурәтләр сугыш турындагы китап, кинофильм мотивлары буенча да төшерелергә дә мөмкин. Соңыннан әлеге рәсемнәрне һәм аларның авторлары фотосын #ОКНА_ПОБЕДЫ хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштыру сорала.

Бу эшне Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе укучылары үзләренең яраткан педагоглары Римма ИРЗИНА ярдәмендә башкарып чыкты. Бүгенге көнгә Уфадагы 30лап фатирның тәрәзәләрен бала рәсемнәре бизи.

Укучылар һәм укытучылар, шулай ук, “Үлемсез полк” акциясенә дә әзерләнә. Быелгы коронавирус шартларында ул онлайн-режимда узачак. Анда катнашу өчен polk02.ru сайтында теркәлү үтеп, анда үзеңнең яу юлын үткән бабаңның фотосын һәм аның турында мәгълүмат элеп куярга кирәк.

Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира КАМАЛОВА (Гыйльфанова), мәсәлән, озак эзләнүләр нәтиҗәсендә, әлегә кадәр сугышта “хәбәрсез югалганнар” исемлегендә йөргән бабасы – Муллаян Гыйльфан улы ГЫЙЛЬФАНОВның язмышын ачыклады һәм аның турында күләмле мәкалә әзерләде. Туймазы районының Татар-Олкан авылында туып үсеп, башыннан Сталин репрессияләренең дә ачысын, сугыш дәһшәтен дә кичергән яугир 1942 елның 8 августында Смоленск өлкәсе Подъяблоня авылы тирәсендә батырларча һәлак булган һәм шунда җирләнгән икән.

Илебездә Эльвира Фәткылбаян кызы кебек, үз тамырларына, ата-бабалары язмышына битараф булмаган затлар күбрәк булса, “хәбәрсез югалганнар” исемлегендә йөргән геройлар  юкка да чыгар иде, бәлки. Белүебезчә, соңгы солдат җиргә тапшырылмыйча, аның исеме һәм язмышы ачыкланмыйча, сугыш тәмамланган дип исәпләнә алмый бит…

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*