tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар язучылары әдәби премияләргә лаеклыларны билгеләде
Татар язучылары әдәби премияләргә лаеклыларны билгеләде

Татар язучылары әдәби премияләргә лаеклыларны билгеләде

Язучылар берлеге идарәсе кичә республиканың әдәби премияләренә дәгъва итүчеләрнең кандидатураларын караган һәм үз карарын чыгарган.

Республиканың Гаяз Исхакый премиясенә – драматург Хәбир Ибраһим, Такташ исемендәге премиягә – Асия Юнысова, Фатих Хөсни премиясенә Роза Мулланурова тәкъдим ителгән.

Идарә Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә Данил Салихов лаек дип тапкан. Бу премиягә дәгъва итүчеләр арасында Чаллы татар дәүләт театры артисты һәм драматург Булат Сәлахов та булган.

Җамал Вәлиди премиясенә Ләйлә Минһаҗева тәкъдим ителгән. Максим Горький премиясенә – рус телле язучы Эдуард Учаров.

Шушы ук идарә утырышында Тукай премиясенә кандидатлыкка тәкъдим ителүчеләр дә каралган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*