tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан гербы ниләр турында сөйли?
Татарстан гербы ниләр турында сөйли?

Татарстан гербы ниләр турында сөйли?

7 февраль – Татарстан гербы көне.

Татарстан Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.

Гербның уртасында канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул — республика гражданнарын һәм халкын яклаучы.

Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.

Барсның сул ягындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади якланганлыгын искәртә. Таҗ яфраклары җөп санда булган булган ак кашкарыйлар тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.

Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.

Барсның койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, дустанә  мөнәсәбәттә булуын аңлата.

Үсемлектән орнамент һәм лалә чәчәге – табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра – бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен белдерә. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын раслый.

Кыскасы, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*