tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның  Корбан бәйрәме белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Иртәгә без мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаетен каршылыйбыз! Ошбу олугъ бәйрәм Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә.

Корбан – Аллаһ тарафыннан әмер ителгән, Аңа буйсынуыбызны һәм чиксез нигъмәтләренә рәхмәтле булуыбызны күрсәтүче изге гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһыга ит тә, корбанга чалынган хайван да түгел, ә фәкать Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Шуңа күрә ел саен корбан чалу – ул гыйбадәт һәм Аллаһ әмерләрен үтәүдә итәгать күрсәтеп, үзеңнең барлык мал-мөлкәтенне корбан итәргә риза булуыңны күрсәтә.

Корбан чалу йоласы байлыгы булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә һәм җәмгыять каршында булган бурычлары барлыгы турында хәтерләтә. Күпмедер дәрәҗәдә мөмкинлекләре бар икән, кеше аны игелекле максатларда, мохтаҗларга ярдәм итүдә файдаланырга тиеш икәнлекне исебезгә төшерә. Изге Коръәндә болай диелә: “Гыйбадәт кылыгыз Аллаһка, Аңа тиң кушмагыз. Гел яхшылык эшләгез ата белән анага һәм барлык якыннарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә һәм ерак күршеләргә, якын дуска, юлчыга һәм сезнең карамакта булган барча кешегә. Аллаһ артык горурланып, масайганны яратмас”. (“Нисә/ Хатыннар, 36 аять).

Аллаһы Тәгаләнең әмере Пәйгамбәрнең ﷺ сүзләрендә дә чагылыш тапкан: “Үзе тук булып торып та, күршесе ач булган кеше бездән түгел”. Пәйгамбәрнең ﷺ сүзләреннән аңлашылганча, хәленнән килгән һәр кешегә башкаларга ярдәм итү вазифасы йөкләнгән.

Корбан чалу йоласы кешеләр арасында булган аерманы бетерә, аларны үзара якынайта, дуслык, бердәмлек хисләрен ныгыта, чөнки бәйрәм көннәрендә мөэминнәр гел игелекле эшләр генә эшләргә омтылалар, якыннарына карата гына түгел, бөтен кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булырга тырышалар, сәдака таратырга ашыгалар һәм шулай ук корбан итеп чалынган хайван итен бәйрәм күчтәнәче итеп кешеләргә өләшәләр. Бәйрәм көннәрендә һәр мөселманның өендә кунакчыллык һәм юмартлык хисе хакимлек итә.

Әнә шул рәвешле, чалынган корбан мөэминнең рухын сафландырып кына калмый, җирдәге мохтаҗ халыкның беразга гына булса да тамагын туйдырырга мөмкинлек бирә.

Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллин

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*