tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан тату гаиләләргә таяна
Татарстан тату гаиләләргә таяна

Татарстан тату гаиләләргә таяна

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан фәннәр академиясенең  Гаилә һәм демография үзәгендә  мул тормышлы тату гаиләләр булдыруга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе булды.

Тирән эчтәлекле һәм ихлас сөйләшүдә Татарстан Дәүләт Совета рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Айрат Абдуллин һәм башка галимнәр, Азнакай, Балык Бистәсе, Мамадыш районнары администрацияләре һәм ЗАГС идарәләре вәкилләре,  республикада гаиләләрне яклау өчен төзелгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе баш мөхәрррире Римзил Вәлиев һәм башкалар катнаштылар.

Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова алып барган бу сөйләшүдә “Татарстан гаиләсе – тату һәм ныклы гаилә” дигән комплекслы максатчан программа тәкъдим ителде. Бу программа “Демография” федераль проекты кысаларында әзерләнгән. Аның нигезендә күп балалы һәм ныклы гаиләрне арттыру,  аларга ярдәм итү чараларын күрү  күздә тотыла.  Татарстанның  ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигмәтуллина чыгышында китерелгән инфографик язма да моны раслый.

Соңгы елларда өйләнүчеләрнең, бала табучыларның саны кимесә дә, икенче, өченче бала табу очраклары сизелерлек арткан. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә гаилә һәм демография темасы  буенча башкарылган фәнни тикшеренү нәтиҗәләре,  кызыклы статистик мәгълүматлар китерелде. Аларны БТК интернет сәхифәсендә яктырту күз алдында тотыла.

Гаять актуаль темага оештырылган бу сөйләшүдә татар халкы үсеше стратегиясенә кертелергә лаеклы тәкъдимнәр дә каралды. Иң беренче чиратта яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүдә, туган телне өйрәнүдә, тарихны, гореф-гадәтләре үзләштерүдә  гаиләнең хәлиткеч ролен арттырырга кирәк. Гаилә проблемаларын тикшерүдә милли аспектны тирәнтен карау киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*