tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның “Татар кызы-2018” үзе турында сөйли
Татарстанның “Татар кызы-2018” үзе турында сөйли

Татарстанның “Татар кызы-2018” үзе турында сөйли

Кичә Татарстанның “Татар кызы-2018” титулына лаеклы кызны сайладылар. Финалга үткән 11 кыз арасында бу исемгә иң лаеклысы дип Гүзәл Габдрахманова табылды. Кем соң ул бу мәртәбәле исемне яулаган кыз? Ул ниләр белән кызыксына, нинди уйлар һәм хисләр белән яна, конкурстан ниләр өмет иткән? Конкурска әзерләнгәндә, һәр финалист берничә сорауга җавап биргән. Төп җиңүче җавапларын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:

Гүзәл Габдрахманова

Балтач районы, Сосна авылы

Туган көне: 30.10.1995. Йолдызанамә: Чаян

Тормыш девизы: “Җиңүнең иң зурысы – үз-үзеңне җиңү”. P.S. Цицерон

Эш/Уку урыны: ФГБУ “ЦАС” Татарский”оешмасында 1 нче категорияле хисапчы булып эшлим, Казан Дәүләт Аграр Университетының магистратурасының көндезге бүлегендә 1 нче курста белем алам.

Яраткан шөгыле: Буш вакытымны, гадәттә, спортка яки фото сәнгатенә багышлыйм. Миңа фотограф булу да, модель булу да ошый. Моннан тыш, крючок белән бәйләргә, бисердан төрле эшләнмәләр ясарга һәм чәчәкләр үстерергә яратам. Күңелемнең төрле халәтенә карап үзем өчен әлеге шөгыльләр арасыннан берсен сайлыйм.

Яраткан авторлар, китаплар, фильмнар: Чын дөресен әйтәм, фильмнарга артык исем китми. Минем йөрәгемне бик күптән театр дөньясы яулап алды. Шуңа күрә, яраткан фильмым белән түгел, яраткан спектакльләрем белән уртаклашам. Миңа Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” әсәре буенча язылган спектакль ошый. Бу – аңлатып бирә алмаслык бер соклану, хозурлану. Яраткан китапларым берничә – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача”, Мөхәммәт Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә”, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре.

Яраткан татар аш-суы: Әнием пешергән бөтен аш-суны да яратып ашыйм, шуңа күрә бер генә ризыкны да аерып күрсәтә алмыйм.

Конкурстан нәрсә көтәсез? Конкурстан мин, мөгаен, беренче чиратта үзем өчен ачыш көтәмдер. Бәйгеләрдә еш катнашкан кеше буларак, бу минем өчен мөһим. “Татар кызы” конкурсында нинди ачыш була ала соң? “ – диярсез Сез. Монда – һәр көн берәр ачыш. Татар тарихында эз калдырган шәхесләр турында сөйләүне яңача форматта ишетү – ачыш, татар кызларының төрле-төрле булуларын, төрле уйлар белән януларын күрү – шулай ук ачыш. Икенчедән, конкурстан мин кызыклы танышулар, яңа дуслар көтәм. Бирегә килгән кызларны татар милләтенә булган хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре берләштерә, димәк, монда фикердәшләр табарга мөмкин. Шуңа күрә дә, фикердәшләр көтәм. Әлеге конкурсның барлык татар кызларында милли хисләрне уятуын да көтәм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*