tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телне саклау өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк
Телне саклау өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк

Телне саклау өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк

Ульяновскида татар яшьләре форумы узды. Быел ул «Телне саклау өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк» дигэн шигарь астында үтте. Анда өлкә районнарыннан 60 тан артык егет һәм кыз катнаша.

Форумда катнашучылар каршында Бөтендөнья татар яшьләре Форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин чыгыш ясады, төбәкнең татар яшьләре хәрәкәтендә зур эшчәнлек алып баручыларга Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды. Бу көнне яшьләр төрле остаханәләрдә, интерактив уеннарда катнаштылар. Форум азагында һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.

Рамис Сафин,
Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*