tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Осиново бистәсендә “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе узды
Осиново бистәсендә “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе узды

Осиново бистәсендә “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе узды

Осиново бистәсенең Ак калфак иҗтимагый оешмасы күптән түгел “ Ак яулыклы дәү әни” бәйгесен уздырды. Татар халкының борынгыдан калган гореф – гадәтләрен, акыллы гыйбәрәләрен бу чарада дәү әниләребез бик матур итеп күрсәттеләр. Гимназиянең укытучылары, бистәбезнең дәү әниләре һәм аларның оныклары бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр. Дәү әниләребез һәм аларның оныклары татар халкының милли киемнәреннән килгәннәр иде.Мәдәният йоры тулы халык, алар үз милләтебез белән горурланып, сокланып , шулай ук элекеге тарихыбызны сагынып утырдылар.

Ә бәйге булгач, аның бәяләүчеләре дә булды.Алар: Бөтендөнья татар конгресының Яшел Үзәндәге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Осиново бистәсенең үзидәрә башлыгы Сәлимов Альберт Юныс улы, Ак калфак иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, гимназия директоры Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, шулай ук гимназиянең өлкән һәм хөрмәтле укытучысы Габдулхаева Зөлфия Габделхак кызы, бистәбезнең “Хлебница” пекарня җитәкчесе Булатова Лилия Илфат кызы.

“Ак яулыклы дәү әни” кичәсен гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Корманова Зилә һәм Осиново бистәсендәге Ак калфак оешмасының җитәкчесе Муллахмәтова Рәмзия Кәрим кызы бик җанлы итеп алып бардылар.

Кичә вакытында шушындый шигъри юллар күңелгә килде:

Үтә гомер аккан сулар кебек,
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр яшь икән?

Дәү әниләребез , чыннан да яшь, чибәр, булдыклы иделәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, догалар укыдылар, мөнәҗәтләр көйләделәр. Ә оныклары дәү әниләренә багышлап презентацияләр эшләп килгәннәр.Аларга сокланмый мөмкин түгел иде. Оныклар да үз осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, оста итеп шигырьләр сөйләделәр. Әгәр кулларыннан килсә, бар дөньяны бүләк итәрләр иде.

Бәйрәм дәвамында дәү әниләр туган ягыбызның кырларында үскән шифалы үләннәр турында белемнәрен күрсәттеләр. Үләннәрнең дәвалау серләрен ачтылар. Һәрбер дәү әни Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбиягә кагылышлыхәдисләренә нигезләнеп, үз фикерләрен әйттеләр.Шулай ук аш – суга бик осталыкларын да тәкъдим иттеләр. Үзләре пешергән милли ризыкларын алып кигәннәр иде. Тамашачылар белән дә чәй ризыклары пешерү серләрен уртаклаштылар.

Соңыннан аларны бистәбезнең сәнгать осталары котлады.

Соңгы сүз итеп аларга бары тик шуны телисе килә:

Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта,
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Осиново бистәсе “Ак калфак“
оешмасы җитәкчесе Муллахметова Р.К.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*