tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек теле аркылы себер татрларын дөньяга таныта
Төрек теле аркылы себер татрларын дөньяга таныта

Төрек теле аркылы себер татрларын дөньяга таныта

Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен зур вакыйга булды – себер татарлары турындагы китапларны тәкъдим итүгә багышланган очрашулар үткәрелде. Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, халыкара “Дил Коруму” җәмгыяте әгъза–корреспонденты Фәрит Йосыф улы Юсупов, Фрат университетының(Елазиг-Төркия) гуманитар һәм иҗтимагый белемнәр факультеты, хәзерге төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеге профессоры Эрҗан Алкая килделәр.

47-2Без ерак кунаклар белән “Яңарыш” редакциясендә очраштык. Чарада милли эшләр буенча өлкә комитетының баш белгече Радмир Газизов, җәмәгать эшлеклесе Бибинур Сабирова һәм ветеран укытучы Рәйсә Рахманова булдылар.

Галимнәрне редактор Алсу Сәгыйтова газетаның эше, иҗат коллективы белән таныштырды. Фәрит Йосыф улы белән Эрҗан Алкая себер татарларын өйрәнү буенча дөньяда алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләре турында сөйләделәр.

– “Яңарыш” газетасын Себердән кайтса, галимә Суфия апа Исхакова бирә иде. Бөтендөнья татар конгрессыннан да алып укыдык, хәзер Интернеттан хәбәрләрне күреп торабыз. Менә сезгә истәлек итеп «Барабинские татары. Страницы духовной культуры» дигән китап бүләк итәм. Ф.С.Сәйфуллина, О.Р.Хисамов, И.Г.Гомәров белән бергә тупладык. Бу китап бараба татарларына багышланды. Анда төрле елларда фәнни экспедицияләр вакытында җыелган хезмәт һәм материаллар нигезендә Россия Федерациясенең Новосибирск өлкәсендә яшәүче бараба татарларының зур булмаган этнографик төркеменең үсүе, заманча социаль мәдәниятенең хәле, формалашуының төп этабы ачыла. Монда шулай ук юкка чыгу чигендә торган бараба далаларындагы борынгы халыкның рухи мәдәниятенең өлгеләре күрсәтелде. Төмән өлкә татарлары белән очрашуларга килүебезнең максаты – быел гына дөнья күргән «Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры» китабын тәкъдим итү. Аны 1 ел әзерләдек, бу өченче томы, киләчәктә 10 том булачак. Бибинур Сабирова  бик булышты, текстларны оста итеп русчага тәрҗемә итте.

Без себер татарларының сөйләмен русларга да җиткерергә булдык. Анда себер татарларының дастаннары, әкиятләре, риваятьләре, җырлары һәм башкасы керде. Үзегезнең материалларыгызны җибәрегез, себер телендәме, татар әдәби телендәме, барчасын китапка туплаячакбыз, Бибинур апа белән эшебезне шулай ук дәвам итәчәкбез. Себер җиренә 1957 елны аяк бастым, шуннан соң берничә тапкыр килдем.  Мәсәлән, Вагай районы, Аусак авылында булдым. Халык кунакчыл, юмарт, гадел. Безне алырга самолет килгәч, бер әби юлга дип бавырсак пешереп китереп өлгерде. Казанда себер татары зур кунак булып кабул ителә, – дип сөйләде Фәрит Йосыф улы.

Яшь галим Эрҗан Алкая күпләр көнләшерлек итеп саф татар телендә сөйләште. Ул татар кияве икән. Узган гасырның 1996 елында Татарстанда Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән.

– Егет безнең халыкка эшли, тәрбияле. Төрек теле аркылы себер татарларын бөтен дөньяга таныта. Татарстан профессор булуын зур итеп кабул итте, – дип таныштырды Фәрит абый безне Төркия кунагы белән.

– Татар әдәби теленең грамматикасын эшләргә уйладым. Материалларны китапханәләрдән эзләдем.1990 елны Казанга бардым,Фәрит Йосыф улы белән таныштым, Юсуповның, Барсукованың, Баязитованың, Рамазанованың эшләрен кулландым. 90 нчы елларда Төркиядә татарларны рәтләп белмиләр иде. Себергә килергә Аллам насыйп итте, хыялым тормышка ашты. Себер татарларыннан тыш, мишәрләр  турында яздым. Сибирия турында елый-елый иҗат иттем. Төркия халкыннан сезгә сәлам, зур рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде галим.

Ул безгә “Сибирия татар төрекчәсе” дигән төрек телендә язылган калын китабын бүләк итеп бирде.

Фәрит Йосыф улы Тубыл районы, Янгутум авылында ике тапкыр булган. Беренче баруында участок җитәкчесе Юмадеевлар гаиләсендә туктаган. Шушы гаилә турында бик җылы хатирәләрен исенә төшерде. “Икенче барганымда Лайтамакка күченеп киткәннәр икән”, – диде. “Яңарыш” хезмәткәре Наилә Сафиуллина игътибар белән тыңлаганнан соң: “Нәни сабый – энем, алдыгызга “пес” итеп куймаган идеме? Әнием мәрхүм ул чакта яшь хатын-кыз, бик оялган иде, аптырап гафу үтенде. Сез: “Борчылмагыз, бу бит су гына”, – дип әйткән идегез”, – дип сөйләгәч, барыбыз да шаккаттык. Илле елдан артык вакыт узганнан соң искиткеч очрашу! Баксаң, Фәрит абый Наилә апаның әти-әнисендә булган икән.

Шул ук көнне төштән соң кунаклар белән Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә очраштык. Якташларыбыз галимнәрне бик зурлап шатланып каршы алдылар. Чараны өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев алып бардылар. Сәхнәдә өстәлдә галимнәрнең китаплары тезелгән.

– Китапларыбызны Себердә халыкка күрсәтергә булдык. Менә бу китапны Казанда яратып укыйлар. Ул көнчыгышны өйрәнүче-тюрколог, этнограф, археолог, педагог академик Василий Васильевич (Вильгельм Фридрих) Радловка багышланды. 1858 елны Германиядә югары уку йортын тәмамлаган, төркемдә иң акыллы укучы булган егетнең Россиягә килеп “7 башлы, 6 аяклы” себер татарларын күрәсе килә. Рөхсәт алгач, атка утырып Сибириягә 8 атна килә. Башта хакасларда, телеутларда, алтайлылар арасында була.  Себер татарлары янына килгәч, андагы тәрбиягә, мәдәнияткә, байлыкка, телнең көчлелегенә гаҗәпләнә.  “Бу кайдан?” – дип сорый. Халыкның интеллектуаль көче кимемәгән. Себер татарлары дастаннарын грекларныкы белән тиңли, – дип сөйләде Фәрит абый. Башка китаплар турында да якташларыбыз зур игътибар белән кызыксынып тыңладылар. Эрҗан Алкаяның “Себер татарларының культурасын саклап калу” темасына ясалган чыгышын яраттылар, галимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр.

“Бездә ятим бала юк” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова кунакларга себер телендә бастырылган китабын бүләк итте, моңлы тавышы белән “Халкыма теләк” дигән җырын җырлады. Ул Фәрит абыйдан:

– Китапны язганда кемнәр ярдәм иттеләр? – дип сорады.

– Якташыгыз галимә Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманченың Радлов исеме теленнән төшмәде. Ул зур булышлык күрсәтте, – диде галим.

Фольклорчы Луиза Сурметова “тый”-“тий” кушымтасы белән сөйләшкән Талымхан авылында яшәгән себер таталарының “Цүгәй көй” җырын шәп башкарды. “Түгәрәк уен” фольклор фестивале лауреаты Айсылу Юнусова көчле тавышы белән “Ак куян” җырын җырлады.

Вәлимә Сәгыйть кызы Бибинур Нигъмәтҗан кызына татар халкына намуслы хезмәт күрсәткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды, Татарстан бүләге – чигүле жилет киертте.

Төмәнле Фәридә Гыйльфанова сәхнәгә күтәрелеп кунакларга бүләген тапшырды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*