tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллылар онытылмаган йолаларны яңадан искә алды
Тубыллылар онытылмаган йолаларны яңадан искә алды

Тубыллылар онытылмаган йолаларны яңадан искә алды

24нче мартта халкыбызның рухи хәзинәсе булган, онытылмаган йолаларны яңадан искә алды тубыллылар. Ел фасылы язның иң матур айларның берсе булып саналган март аенда Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Себердә бу бәйрәмне Әмәл, Садака, Көлцән дип атыйлар. Көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән бәйрәмгә багышланган чара Тубылның“Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концерт залында үтте.

Бәйрәм тамашасы балаларның чыгышлары белән башланды, аннары төрле бәйгеләр лауреаты Айсылу Юнусова “Лә иләһә илләлаһу” дип аталган җыр башкарды. Тубыл тамашачылары яраткан җырчылары башкаруында җырлар тыңладылар, “Мирас ”бию ансамбле күрсәткән , традицияләребезгә нигезләнеп куелган яңа биюләр карадылар.

Алып баручылар Лилия Фәизова белән Ален Зәйнутдинов тамашачылар белән “Сез беләсезме?”дип аталган викторина үткәрделәр, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре тамашачылар залында утыручыларны милли ризыклар белән сыйладылар. Зөһрә Тимергалиева, Динара Абсалямова, Зөлфия Айтбакова, Хәсән Хучашев, Айгөл Захарованың, әзербайҗан телендә җырлаучы Афсана Алиеваның чыгышларын көчле алкышлар белән озатты бәйрәм тамашачылары.

 

25 нче март көнне “Себернең энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә “Садака” бәйрәме шау-гөр килеп узды. Бәйрәм тамашачылары җыр – биюләр, милли уеннар , кәнфит, акча чәчү йоласын карадылар һәм үзләре дә теләп катнаштылар. Монда мәдәният үзәге артистлары белән бергә Илдус һәм Тәнзилә дуэты, Алсу Симонова һәм Хәсән Хучашев, Лариса Чәмилова башкаруында җырлар яңгырады.

Кече яшьтәгеләр, яшүсмерләр, өлкән яшьтәге тамашачылар бергәләп күңел ачтылар. Халкыбызны берләштергән бәйрәмнәребезне саклауда тамашачылар викториналарда һәм уеннарда актив катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр. Нәүрүз, Садака бәйрәмнәре Тубылда күңелле һәм оешкан рәвештә үтте.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*