enrutat
Баш бит / Түбән Камада халкыбыз гореф-гадәтләре ничек саклана?
Түбән Камада халкыбыз гореф-гадәтләре ничек саклана?

Түбән Камада халкыбыз гореф-гадәтләре ничек саклана?

Татарстaнның Яңа гасыр телеканалында “Аулак өй” тапшыруларын күпләр алкышлап каршы алды. Шулай булмыйни: аулак өйләр уздыру халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләреннән иде бит.  Егерменче  гасыр азагында фольклорга  игътибар кимеде. Авылларда төзелгән мәдәният йортларында, клубларда яңача күңел ача башладылар.Телевизор, компьютер, кәрәзле телефон чорында яшәүче бүгенге яшьләр борынгы халык уеннары турында бөтенләй белми диярлек.

Менә шул вәзгыять белән килешергә теләмәүче милли җаннар безнең Түбән Камада да бар. Әле күптән түгел генә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерты гөрләп узды. Фойеда ук тамашачылар татар конгрессы, “Ак калфак” җирле  бүлекләренең 49 нчы балалар бакчасы белән берлектә оештырган татар йорты почмагы  белән хозурландылар, бишек җырлары тыңлый алдылар, кулъяулык чигүче яшь килен янында фотога төшергә теләүчеләр дә бихисап иде. Концертны түбәтәйле-калфаклы “Талир-тәңкә” фольклор ансамбле артистлары башлап җибәрде. Пенсия яшендәге абзый-апаларның  биюләре салмак, ә җырларыннан үзенә бер моң бөркелә. Әзербайҗан егетләренең һәр хәрәкәтеннән дәрт, җитезлек аргыла. Сәхнәдә бер-берсен алыштырып торучы керәшен, чуваш, украин, рус кызларының  ялтыравыклы чулпыларыннан, җете җепләрдән чигүле матур күлмәкләреннән күзләр камашырлык. Ә инде аякларына чабата кигән балалар йөгереп чыгып, сәхнә түрендә татар көенә бөтерелә башлауга зал дәррәү алкышларга күмелде.  Ник берсенең чабата бавы өзелсен дә, аяк болгавычы  ычкынсын!  Хәер, фотоаппарат тоткан  озатып килүче әби-бабалар күп булды ул көнне, чабата бавын гына бәйләргә өйрәткәннәрдер ансы. Икенче көнне  халыклар бәйрәме Дуслык йортында дәвам итте.

Мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте шунда: балаларыбыз фольклор әсәрләрен,  халык  йолаларын күреп-ишетеп кенә калмый, ә үзләре дә аларда катнаша  ала. Балаларны-яшьләрне кичке уеннарга да җәлеп итеп булмасмы әле. Хәер,  кызыкмы ул бүгенге буынга? Чөнки кемнән сорасаң да: “И, без яшь чакта, — дип сөйли башлыйлар да: — Хәзерге яшьләргә ул кирәк түгел шул”, — дип тәмамлыйлар.

Әйе, һәр чорның гына түгел, җирлекнең үз кануны, тәртибе бар. Әйтик, җитмешенче елларда туган авылым – Арча районының Шушмабаш авылында кичке уеннар юк иде инде. Аның каравы урам яшьләре, кемнеңдер капка төбенә җыелып, гармун уйныйлар, җырлыйлар, мәзәкләр сөйлиләр иде.  Алтылы, сигезле, капка алыш кебек җырлы-биюле уеннар уйнаганыбызны әле дә  хәтерләмим. Минем яшьлегемә аулак өйләр әллә ни туры килмәде кебек. Яңа ел бәйрәмендә аулак өйгә җыелгаладык, тик без магнитофон, патифонда пластинка әйләндерә идек. Аннан соң туган көннәргә, берәр бәйрәм уңаеннан музыкаль бүләк бирү гадәте барлыкка килде. Кассеталар куллана башладык. Шулай итеп, кичке уеннар, аулак өйләр әкренләп юкка чыкты.

Түбән Камада шәһәрнең төрле җәмәгать оешмаларын бер түбә астына туплый алган  Халыклар дуслыгы йорты ачылуга,  хәлләр үзгәрәчегенә өмет уянды. Бу мәдәният учагында сентябрь аннан башлап аена ике тапкыр кичке уеннар оештырыла. Аның  беренчеләре гөрләп узды. “Талир тәңкә” фольклор ансамбленә кушылып, уенга килгән абый-апалар җырладылар, биеделәр, вальс әйләнделәр. Әби-бабаларына ияреп килгән берничә кыз бала кичәнең бизәге булып тордылар. Берсе балалар бию ансамблендә шөгыльләнүче булып чыкты, ”Әпипә”гә биюен күрсәң! Әбисе Асия ханым алдагы уеннарның берсендә романслар җырларга вәгъдә итте.

Ә киләсе очрашуга шәһәрнең иҗат әһелләрен – “Кама таңнары” язучылары чакырылды. Кунакларны  кабул итү Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге кабинетында башланып китте. Бөтендөнья татар яшьләре форумына багышланган  видеорепортажны күреп, хәйран калучылар да булды. “Ай-яй, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар яшьләребез ничек саф татар телендә сөйләшә, җырлый, бии икән!” – диде алар. Ә менә бу фотосурәттә  президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең Флүр ага Гайнемөхәммәтовның сыздырып уйнавына мөкиббән китеп тора түгелме соң?

Яңадан тарихка әйләнеп кайтып, Түбән Кама шәһәрендә “пятачок” оештырыла башлау турында берничә сүз әйтеп китим.  Узган гасырның 60-70нче елларында нефть-химия каласын төзүгә республика авылларыннан яшьләр  күп  килгән, эштә ардым дип тормаганнар, кичләрен уеннарга җыела  башлаганнар. Түбән Кама “пятачогы”н  оештыручыларның берсе – бүген дә милли мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән әйтеп бетергесез өлеш кертүче, телгә алынган  Флүр абый  һәм аның пар сандугачы Рәзинә апа   Гайнемөхәммәтовлар булган да инде. Башта Төзүчеләр бистәсендә җыелганнар, корырак урынны сайлап, шунда уеннар оештырганнар.  Шәһәрдә беренче торак йортлар, тулай тораклар калкып чыккач, күпләр шунда күченгән, ләкин кичке уенга, ягъни “пятачок”ка чыгу гадәте сакланган. Алай гына түгел, ул яшьләрнең очрашу, танышу урынына әверелгән, яңа гаиләләр барлыкка килүгә җирлек булган.

Болгавыр елларда да Гайнемөхәммәтовлар татар яшьләрен туплау эшен туктатмады. Корабельная урамындагы йортларның берсендә яшьләр “Аулак өй” кичәләренә җыела, анда татар зыялылары белән очрашулар оештырыла иде. Ул туктап калды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы активисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкләгән “Ләззәт” татар эстрада ансамбле халык арасында милли агарту эшләрен дәвам итте. Сабан туйларында үз мәйданчыкларын булдырып, тамаша кылырга килүчеләрне җырлары белән генә түгел, уеннары белән дә таныштыра. Узган гасырның 70-90нчы елларында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәләренә билет алу өчен озын чират торуларын хәтерләүчеләр дә бардыр. Ә узган ел Гайнемөхәммәтовлар түбәнкамалыларның яраткан ял итү урыны — “Кояшлы шәһәрчек” паркында атнаның һәр пәнҗешәмбесендә үз җитәкчелегендәге “Талир тәңкә” үзешчәннәре ярдәме белән  “пятачок” уздыра башлады. Флүр абый халык ягыннан пассивлык булачагын чамалагандыр, ләкин ул учактагы ялкынны сүндермәү ягында: дөрләп янмаса да, пыскып торуы хәерлерәк. Чыннан да анда халык аз йөрде.  Шәһәрдә Халык дуслыгы йорты ачылу аларны кабаттан яңартуга җирлек булды. Оештыру эшенә  театр белгечлеге булган методистлар да актив алынды. Максат изге: матур традицияләребезне саклау. Һәрхәлдә, башланган эш дәвамлы булсын!

Нурисә Габдуллина, Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге әгъзасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*