enrutat
Баш бит / Ул – туган ягын зурлаган, туган ягы аны зурлады
Ул – туган ягын зурлаган, туган ягы аны зурлады

Ул – туган ягын зурлаган, туган ягы аны зурлады

 Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы булды.

Язучының әти-әнисе укытучылар: аларны элек бер авылдан – икенчесенә, бер мәктәптән өченчесенә күчереп йөрткәннәр. Урта Баграждагы бу йорт – алар беренче үз нигезләре. Язучы булып, беренче әсәрләре басыла башлауга, Аяз ага әти-әнисенә йортларын яңартырга булышкан. Улларының балачагы да шушында – әбиләре белән бабайлары янында узган.

Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылын халкына – керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың.

Мемориаль тактаны ачу тантанасына язучының хатыны Нәкыя ханым, уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, туганнары, оныклары кайтты. Кунакларны уртабагражлылар ипи-тоз һәм керәшен җырлары белән каршы алды. Мемориаль тактаны ачу хокукы Нәкыя Гыйләҗевага һәм район җитәкчесе Разиф Кәримовка тапшырылды.
Кунаклар әти-әнисе истәлегенә Аяз ага таш куйган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында язучының иҗатына багышланган әдәби кичә үтте.

сылтама: http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=944

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*