tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады

Кичә Мәскәүдә 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды.

Мәскәү халыкара музыка йортындагы бу бәйрәм кунаклары арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.

Музыка йорты холлында Татарстан Республикасы халык кәсепләре күргәзмәсе урнаштырылган иде.

Чарада катнашучыларга сәхнәдән беренче булып Мәскәү мэры Сергей Собянин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар гадәткә керде һәм Татарстан Республикасының Мәдәният көннәре бәйрәменә чакырылуына шат булуын белдерде.

Мәскәү – күп милләтле шәһәр, һәм татарлар монда төрле өлкәләрдә эшлиләр, диде Сергей Собянин. Мәскәү белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә килгәндә исә, ике субъект арасындагы мөнәсәбәтләр үсә бара, дип билгеләп үтте Сергей Собянин, товар әйләнеше 70 млрд. сумга кадәр артты. Без хезмәттәшлек итмәгән бер өлкә дә юк, диде ул. Сергей Собянин сүзләренчә, мәскәүлеләр 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын сокланып күзәткәннәр.

«Иннополис ничек төзелүне күреп, без сезне куып тотарга тырышабыз – Мәскәүдә Сколково һәм башка технопарклар төзелә», – диде Мәскәү мэры. «Безне кешеләр, илебезнең уртак тарихы, Россия тарихы берләштерә. Яшәсен Татарстан, яшәсен Мәскәү, яшәсен Россия!» – диде Сергей Собянин.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Сергей Собянинга республика казанышларын югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде, Татарстан белән Мәскәү киләчәктә дә, илнең икътисадын яхшыртып, алга барачаклар, диде ул.

Мәскәү – республика өчен мөһим партнер, безгә сезнең тәҗрибә әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрына мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, мәсәлән, шәһәр киңлекләрен кору буенча башкала тәҗрибәсен үзләштергән. Сез шәһәр тирәлеге белән шөгыльләнә башладыгыз һәм прогресска ирештегез – без дә сезгә иярдек һәм менә хәзер моңа зур игътибар бирәбез, рәхмәт тәҗрибәгез өчен, без сездән өйрәнәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без – илнең әйдәүче регионнары. Без нык һәм көчле булсак, димәк, Россия дә көчле булачак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, Мәскәүдә Җәмыгъ мәчете ачылачак.

Аннары Сергей Собянин һәм Рөстәм Миңнеханов аерым казанышларга ирешкән белгечләргә Мәскәү һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. «ТНВ» телеканалы материаллары кулланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*