tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскийда Сабантуй гөрләде
Ульяновскийда Сабантуй гөрләде

Ульяновскийда Сабантуй гөрләде

14 июнь көнне Ульяновскийда милли бәйрәмебез Сабантуе узды. 50 меңнән артык халыкны бер мәйданга туплаган Сабантуенда өлкә губернаторы, хөкүмәт рәисе Сергей Морозов та катнашты. Ул “Сабантуй милли йола, гореф-гадәтләрне саклаучы, халыкларны берләштерүче бер симвал. IMG_4502 Безнең җирлектә ике тапкыр Федераль сабан туй узды. 2016 елда без Бөтенроссия авыллар сабантуен кабул итәчәкбез. Ул Иске Кулатка районында узачак”, диде. Сабантуен матур, милли рухта уздырырга булышканнары өчен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, Татарстан хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен дә белдерде.

Сабантуйда Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да теләкләрен халыкка җиткерде. Милли тормышта актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

IMG_4640Бәйрәм  Сабантуй флагын күтәрү белән башланып китте. Бу җаваплы эшне бик күп мәйданнар батыры Фәнис Җаббаров һәм аның шәкерте Сергей Павлик  башкарды.

Чара күтәренке, милли рухта узды. Татарча көрәш, гер күтәрү, канат тарту кебек уеннар белән дәвам итте. Төрле күргәзмәләр, сату рәтләре эшләде.

Татарча көрәш буенча Сабантуйның төп батыры булып Сергей Павлик калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*