enrutat
Баш бит / Ундүртенче Кулаткы укулары
Ундүртенче Кулаткы укулары

Ундүртенче Кулаткы укулары

1 апрельдә Шәһре Болгарның (Татарстан, Спас районы) Җәмигъ (Ак) мәчетендә Ундүртенче Кулаткы укулары үтә.

Бу чараны ел саен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы хакимият башлыгы Эдуард Ганиев үткәрә. Алдагы елларны укулар Иске Кулаткының үзендә үткәрелеп килсә, быел чараның мәйданчыгы булып Шәһре Болгар сайланды.

Кулаткы укуларында дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнаша. Быелгы чара Хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында үткәрелә һәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана.

Быелгы Кулаткы укуларында Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Эдуард Ганиев үзе, Татарстанның Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Иорданиянең халыкара Ислам фәнни университеты профессоры Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди, Россия Ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтияте вәкилләре, Ульян өлкәсеннән дин әһелләре һ.б. катнашалар.

Программада «Мин кулыма китап алам…» фәнни-гамәли конференция, Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Иорданиянең халыкара Ислам фәнни университеты профессоры Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди белән очрашулар, сорауларга җавап бирү каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*