tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсендә
Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсендә

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсендә

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиевның Свердловск өлкәсендәге эш сәфәре Березовский шәһәрендә яшәүче татар халкының милли-мәдәни һәм дини тормышы белән танышудан башланды.

Иң башта Васил Шәйхразиев Березовский шәһәрендәге татар иҗтимагый оешмасының офисы булган “Милли йорт” белән танышты һәм бөек шагыйребез Г.Тукай рәсеме төшкән сәгать һәм татар китаплары бүләк итте. Каршы алучылар арасында танылган эшмәкәр, меценат Фәрит Нәбиуллин да бар иде.

Аннан Милли Шура рәисе Березовский шәһәре мәчетенең эшчәнлеге белән танышты. Мәчеттә кунакларны Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Рәдифулла хәзрәт Гыйндуллин каршы алды. Шәһәрнең “Айгөл” мәчете 2007нче елда гыйбадәт өчен ишекләрен ачкан. Мәчеттә вәгазьләр татарча укыла, татар теле һәм дин дәресләре алып барыла.

Шуннан соң Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәр округы башлыгы Евгений Писцов белән очрашты. Шәһәр башлыгы каланың социаль-икътисади торышы белән таныштырды, Татарстанның Алабуга муниципаль районы белән тыгыз элемтәдә торып эшләүләрен, Татарстанны күп яктан үрнәк итеп алуларын җиткерде.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 16 февралендә Екатеринбург шәһәрендә Урал Федераль округында яшәүче милләттәшләребезнең җыены үтәчәк. Форумда Васил Шәйхразиев та катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*