tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Җәлилнең батырлык үрнәге халкыбызның рухын күтәрүдә зур терәк
Ринат Закиров: Җәлилнең батырлык үрнәге халкыбызның рухын күтәрүдә зур терәк

Ринат Закиров: Җәлилнең батырлык үрнәге халкыбызның рухын күтәрүдә зур терәк

14 февраль көнне Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Йомгаклау чарасында җиңүчеләрне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тәбрикләде.

“Җәлил, аның иҗаты безне бу залга җыйды. Халкыбыз үзенең бөек шәхесләрен зурлауны, безнең киләчәккә бару юлында иң төп эшләребезнең берсе дип саный. Шуңа күрә дә беренче тапкыр оештырыла торган бәйге булуга карамастан, халкыбыз бу бәйгене күтәреп алды. Җәлилнең батырлык үрнәге халкыбызның рухын күтәрүдә зур терәк дип саныйм мин. Кайда гына барсак та халкыбыз Җәлилне, Тукайны үз итеп, аларның иҗатын яшь буынга тапшырып зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә дистәдән артык Җәлил белән Тукайга бюстлар, һәйкәлләр ачылды. Бу безнең горурлык кына түгел, бу тәрбия мәктәбе дә, башка халыклар алдында безнең йөз аклыгыбыз. Шушы бәйгедә катнашкан балаларны, яшьләрне чын күңелдән котлыйм. Балаларыгызны Җәлил иҗатын халыкка җиткерә алырлык итеп тәрбияләгән өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәтләребез зур. Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм», – диде Ринат Закиров.

Гала-концерт барышында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Беренче дәрәҗә лауреатлар исеменә13 укучы лаек булды. Җиңү яулаган балаларга калфаклар, танылган зәркан остасы, рәссам Айдар Шәмсетдиновның  табигый ташлар белән бизәлгән зәркан эшләнмәләре, сәгатьләр,  милли киемнәр һәм күн эшләнмәләр авторы Айгөл Сөнгатуллинадан милли сумкалар тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә үткәрелде. Бәйгедә Татарстан Республикасының 38 районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 11 регионыннан, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән 4000нән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Мәртәбәле җюри тарафыннан финал этабына 61 бала сайлап алынган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*