tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Фатыйх Сибагатуллин татар милли туризм проекты тәкъдим итә

ВИДЕО: Фатыйх Сибагатуллин татар милли туризм проекты тәкъдим итә

“МИН БИТ ӘЛЕ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ТАТАР!”

Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин район җитәкчесе, Нурлат шәһәрен төзетүче,Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы буенча зур галим, фәнни хезмәтләр авторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы буларак билгеле. Шул хезмәтләре өчен генә дә  тарихка кертелергә лаеклы бу шәхес “Дөнья” студиясенә кунакка килгәч, “Мин беренче чиратта татар бит әле!” дип белдерде. Чыннан да аның татар тарихына багышланган 9 саллы китабы милли ихтыяҗ, халкыбызның язмышын дөрес итеп күрсәтү максаты белән язылган.

Бүген Фатыйх Сәүбән улы экологик чиста уңыш үстерү технологиясе белән мавыгып, Казан арты районнары буйлап чын татар туристик маршруты салу нияте белән янып йөри. Аның белән  видеоәңгәмәне Римзил Вәлиев алып бара.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*