tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия көне белән!
Россия көне белән!

Россия көне белән!

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм үз исемемнән Россия көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Әлеге бәйрәм илебездә яшәүче барлык милләтләр өчен дә уртак бәйрәм һәм бик мөһим вакыйга.

Без Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, дәүләтебез тотрыклылылыгы, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Үзенең мөһимлеген һәм кирәклеген тоеп яшәүче һәрбер кешенең шушы тырышлыгы нәтиҗәсендә Россиянең зурлыгы һәм көче күренә. Патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*