tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәк җылыгыз кимемәсен
Йөрәк җылыгыз кимемәсен

Йөрәк җылыгыз кимемәсен

Әлеге чара шәһәребездә өченче тапкыр үткәрелә. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде.

IMG_3245Кичәне Земфира Фәттахова ачты һәм килгән кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Һәр чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз–тезелешеп кайткан кыр кызлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы һәм күркәмлеге муллык белән дә билгеләнә. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә алтын-сары төстәге толымлы кыз булган. Аны иң уңган, иң чибәр кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм, матур итеп киендереп, мәйданга алып чыкканнар. Илүзә Ибраһимова аны бик оста башкарды.

Зур хезмәт тәҗрибәсен туплаган, эшлекле, олы җанлы Рузалия ханым Ибраһимова башыннан ук оештырып йөрде әлеге чараны үткәрүне. Аллаһы Тәгалә үксезләрне, ярдәмгә мохтаҗларны һәрвакыт фәкать аның кебек киң күңелле, җылы куллы кеше белән очраштырсын иде. Изге эшләрегез саваплы булсын, Рузалия ханым! Бу чарада үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина, Рафаэль Габдрахманов та чыгыш ясадылар. Хәйрия чарасы чыгымнарын “Ак калфак” әгъзалары, май-сыр комбинаты, “Диләрә” кафесы (Һәрвакытта ярдәм итә) үз өсләренә алдылар.

Венера ГаниеваВЕНЕРА ГАНИЕВА, шәһәрдәшебез:

–Кемгәдер бу тормышта барысы да бик җиңелдән бирелә, ә кемнәргәдер күкрәк тутырып һава сулар өчен дә, беренче адымнарын атлар өчен дә көрәшергә туры килә. Чит балалар булмый, һәр сабый яшәргә хаклы. Аларны догаларыгыздан ташламасагыз иде. Иң бөек ярдәмчебез–Аллаһы Тәгалә. Әти-әниләренә түземлек, сабырлык бирсен.

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА, Мамадыш, Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*