tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы, композитор Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Җырчы, композитор Радик Динәхмәтовның  “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Җырчы, композитор Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

24 август көнне Татарстан Республикасы Язучылары берлеге бинасында Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган музыкант һәм эстрада җырчысы Радик Динәхмәтов тарафыннан төзелгән “Кеше…” шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Очрашуда ике республиканың да Язучылар берлекләре рәисләре Рафис Корбан һәм Наил Гаетбай, шулай ук күренекле әдәбият әһелләре, аерым алганда, Татарстаннан Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Эльмира Шәрифуллина, Флера Тарханова, Башкортстаннан Марат Кәримов, Мәүлет Ямалетдинов, Фирдәвес Бәширова, Ләйсән Кәшфиева һ.б.лар катнашты.

Коръән сүрәсе белән ачылган 72 битлек “Кеше…” шигырьләр китабы Әдәбият елына багышланып, Радик Динәхмәтовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, быел Уфада бастырылган. Җыентыкка 16 башкорт һәм 16 татар шагыйренең кеше темасына иҗат ителгән әсәрләре кертелгән. Аерым алганда, басмада Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, Зәки Нури, Әнгам Атнабаев, Кадим Аралбай, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Смат Габидуллин, Зәйнәб Биишева, Фәнис Яруллин, Шамил Маннапов, Сафуан Алибай, Илдар Юзеев, Әхмәт Гадел, Госман Садә һ.б. иҗатчыларның шигырьләре, язучы Галимҗан Гыйльмановның  акыллы фикерләре, авторлар турында кыскача белешмәлек урын алган. Китапның идея авторы һәм төзүчесе Радик Динәхмәтов, күңелгә иң якын тоелган шигърият әсәрләрен бер җыентыкка туплап, кирәк чакта шундук кулга алырлык өстәл китабы булдырырга теләгән. Басмада урын алган шигырьләрнең төп темасы – Кеше, аның дөньядагы миссиясе, рухи һәм әхлакый сыйфатлары, кешене Кеше иткән асыл кыйммәтләр. Җыентык ахырында авторларның фотосурәтләре һәм алар турында кыскача белешмә дә бирелгән. “Кеше…” китабы киң катлам укучыларга адресланган, һәм ул төзүченең сәнгать төрләре синтезын кулланып эшләгән яңа концерт программаларында файдаланыла”, – дип искәртелә китапның аңлатма язуында

Басманы таныту чарасының әдәби-музыкаль программасын Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты Илдар Гомәров алып барды. Кичә Башкортстанның күренекле язучысы, музыканты Мәүлет Ямалтдинов курай моңнары белән башланып китте.

Аннан соң сүз алган ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан сүзләренә караганда, җыентык – Татарстан һәм Башкорстан язучылары очрашуына бер сәбәп кенә. “Дөресен әйтергә кирәк, бүген без әлеге китап буенча фикер алышу өчен генә җыелмадык. Иртәгә җәлилчеләрнең батырларча һәлак булуына 71, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла. Әлеге 2 зур вакыйгада катнашсыннар дип, без Башкортстаннан каләмдәшләребезне кунакка чакырдык. Алар Татарстанга шушы төп максат белән килде. Радик Динәхмәтов тарафыннан төзелгән “Кеше…” җыентыгы исә – бүгенге очрашуның күрке һәм Татарстан белән Башкортстан арасындагы иҗади, мәдәни элемтәләрне ныгытуның бер чарасы. Безнең аралашулар күптәннән килә һәм елдан-ел ныгый”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.

Наил Гаетбай исә әдәбиятка яшьләрнең әкрен килүенә игътибар юнәлтте. Моның төп сәбәбен ул сәләтле яшьләрнең артык тыйнак булуында күрә. Аның сүзләренчә, һәр оешма, нинди генә юнәлештә эшләвенә карамастан, алмаш тәрбияләргә тиеш. Бу уңайдан Башкортстан язучылары берлеге рәисе яшьләрне әдәбиятка җәлеп итү, аларны каләм эшенә тартуны киңрәк җәелдерү заруриятен ассызыклап узды. “Радик Динәхмәтовның “Кеше…” җыентыгы – искиткеч, бай эчтәлекле китап. Татар һәм башкорт шагыйрьләре әсәрләре тупланган китапны бастыруга ул үзе акча юнәткән. Бу эше һәм бүгенге очрашуның сәбәпчесе булганы өчен зур рәхмәт аңа!” – диде Наил Гаетбай.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: очрашуга кадәр Башкортстаннан килгән язучыларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кабул иткән. Министр белән 1 сәгатькә сузылган кызыклы гына әңгәмә булды, дип билгеләп узды Рафис Корбан.

Китапта исә Роберт Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре урыны алган. “Бу китапны укып чыкканнан соң, Радикны, аның дөньясын аңларга тырыштым, – дип башлады сүзен чарада катнашкан Роберт Миңнуллин. Аның сүзләренә караганда, бүген эстарада җырчыларының күбесе – әдәбияттан, тарихтан, зур сәнгатьтән ерак кешеләр, алар шигъриятнең тәмен белеп, мәгънәсен аңлап җырламый. Радик Динәхмәтовның андыйлар рәтендә булмавына игътибар юнәлтеп: “Бу – минем өчен шактый кызыклы китап. Беренчедән, яраткан җырчыбызның шушы эшкә алынуы сокландыра – моның өчен аны мактарга кирәк. Ул шушы хезмәте белән безнең алда бер башка үсеп китте. Икенчедән, бу – үзендә ике шигъриятне берләштергән басма. Башкорт һәм татар шагыйрьләре әсәрләренең бер җыентыкта туплануы – бик мәгънәле һәм табигый күренеш. Өченчедән, китап сәяси әһәмияткә ия: ул Татарстан белән Башкортстанны дуслаштыра һәм туганлаштыра”, – дип сөйләде шагыйрь.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Татарстан һәм Башкортсан язучыларының бер гаилә булып җыелып утыруын гаять матур һәм мөһим күренеш, дип атады. Ул җыентыкның әһәмитен ассызыклап, аның матур эшләргә башлангыч, башкаларга үрнәк булуын теләде.

Рәдиф Гаташ билгеләп узганча, “Кеше…” китабы рәвешендәге басма узган гасырның 90нчы елларында да дөнья күргән булган. “Шушы “Мәхәббәтнамә” дип аталган җыентыкка поэмалардан, дастаннардан өзекләр, шулай ук татар һәм башкорт шагыйрьләренең мәхәббәт турындагы әсәрләре тупланган иде. Бүген, эх, шул басманың кичәсен нигә бергәләшеп Казанга җыелып үткәрмәдек икән, дип үкенеп куйдым. Ул вакытта шигырьгә мәхәббәт тә сүрелмәгән, мәхәббәт тә әле алдан йөри иде. Шулай да, бүген барыбыз да бу кичәгә җыелуыбызга шатбыз, – дип сөйләде Рәдиф Гаташ. Ул мондый кичәләрне күбрәк оештырырга кирәклеген ассызыклап: – Без үзара бер-беребезне белик, әсәрләребезне укыйк. Бүгенге очрашу – бер-беребезгә якынаюга, дуслык ныгытуга бер адым булсын”, – дигән теләкләрен җиткереп, Башкортстан кунакларына рәхмәт сүзләре белдерде.

Марсель Галиев та бу фикерне хуплап, җыентыкта ике халык шигырьләре туплануын зур мәртәбә, дип атады. Ул Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми чорында татар һәм башкорт әдәбият әһелләре арасындагы дуслыкның ныграк булын билгеләп узды. “Авыр елларны күргән буын бергә аралашып, тормышның кадерен белеп яшәгән һәм бер-берсе белән якынрак булган. Безгә, әлбәттә, алардан үрнәк алырга, өлкән буын калдырган мирасны яшьләргә тапшырырга кирәк”, – диде ул очрашуда.

Җыентыкка шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның “Әнкәй киңәше” дип аталган шигыре кертелгән. “Миңа Башкортстаннан шалтыратып, кеше турындагы шигырегезне җыентыкка керттек, дип әйткәч, аптырап киттем башта. Әнкәйләрнең сүзләре – һәрберебезгә өлге. Безнең әнкәй һәрвакыт кеше белән аралашып, киңәшләшеп яшәргә кирәк, бер баш яхшы – ике баш тагын да яхшырак, дип әйтә торган иде. Менә шушы сүзләргә нигезләнеп язылган зур булмаган шигьри әсәремә игътибар итеп, җыентыкка керткәне өчен китапны төзүчегә бик зур рәхмәт”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Радик Динәхмәтов әйтүенчә, кеше темасына ата-бабаларыбыз да мөрәҗәгать иткән, киләчәк буын да аны урап узмаячак. “Бу – 5 ел элек башлаган эшнең нәтиҗәсе. Башта мин табигатькә, әти-әнигә, кешегә, туган җиргә багышланган күңелгә яткан, җанны тетрәндергән, борчыган шигырьләрне җыеп килдем. Аларны концертларда, чыгышларда файдаланырмын дип уйладым. Китапның мөхәррире – Башкортстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Кадыйм Аралбай, консультанты – педагогия фәннәре кандидаты Ганс Хәкимов белән киңәләшкәннән соң, шагыйрьләрнең кешегә багышлап язган әсәрләрен генә сайлап алып, җыентык бастыру нияте туды, – дип сөйләде Радик әфәнде. Әлегә бу – җырчы тарафыннан төзелгән беренче җыентык. Ул киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә кирәклеген билгеләп узды һәм: – Шигърият искиткеч бай. Китапханәләрдә гаҗәеп зур хәзинә саклана”, – дип ассызыклады.

Чарада чыгышлар Радик Динәхмәтов башкаруында татар һәм башкорт җырлары белән үрелеп барды. Башкортстаннан килгән кунаклар да шигырьләр һәм җырлар белән кичәгә ямь өстәде.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*