5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале уздырыла. Быел фестивальне ачу һәм ябу тантаналары, узган еллардан аермалы буларак, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында түгел, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. Тантананы күренекле акстриса Олеся Судзиловская алып барачак.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел фестивальдә катнашуга дөньяның 52 иленнән 735 гариза кабул ителгән. Конкурс программасына 25 илдән җәмгысе 51 фильм кертелгән. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.
ТР мәдәният министры билгеләп узганча, фестивальның конкурс программасын составында режиссер, сценарист Эльер Ишмөхәммәдов (Үзбәкстан), режисеер Рәшит Ногманов (Казакъстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия), режиссер Илдар Ягъфәров (Россия) булган абруйлы жюри бәяләячәк. Жюри рәисе – күренекле актер, режиссер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов.
Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, фестиваль Төркия режиссеры Хәсән Кырачның “Слияние сердец” фильмы белән ачылачак. Чараны Ренат Әюповның Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмы белән ябу күздә тотыла.
Фестиваль кысаларында фильмнар Казанда гына түгел, Әлмәттә дә күрсәтеләчәк. Аерым алганда, әлмәтлеләр 5-7 сентябрьдә Төркия режиссеры Хәсән Кырачның “Слияние сердец”, 6 сентябрьдә Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшинның “Рудик”, 7 сентябрьдә шулай ук Төркия режиссеры Арсен Терегуловның “Я так тебя полюбил” фильмнарын карый алачак.
Министр быел фестиваль сынын ясауга конкурс игълан ителгәнлеген искәртеп, җәмгысе 28 гариза һәм 43 проект кабул ителүенә игътибар юнәлтте. Нәтиҗәдә, конкурста Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 3нче курс студенты Рәмзия Хәйретдинова җиңүгә ирешкән.
“Конкурс программасыннан тыш, XI Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында казанлыларга һәм башкала кунакларына киң һәм шактый төрле параллель программа да тәкъдим ителәчәк. Әйтик, Россиядә Әдәбият елына багышланган “Киң экраннарга әдәбият” дип аталган параллель программага татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар керәчәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Татарстан: фронтта һәм тылда” параллель программасы Җиңүгә үз өлешен керткән батырлар һәм гади кешеләр турындагы фильмнардан гыйбарәт”, – дип сөйләде Айрат Сибагатуллин.
Моннан тыш, “Ислам һәм мәгърифәт” дип аталган зур программага кертелгән мөселман мәдәнияте, аның таралышы, традицияләре һәм бәйрәмнәре турындагы картиналарны Казан Кремле мәйданчыгында карап булачак.
“Читләр арасында үз” (“Свой среди чужих”) блогында исә иммиграция, чит җирләрдән күчеп килгән эшчеләр турында фильмнар тәкъдим ителер дип көтелә. “Синема Фарси” программасы Иран, Әфганстан һәм Таҗикстан, “Азия дулкыны” исә Кытай, Бангладеш һәм Корея картиналарын, “Регион.ру” блогы исә башкала булмаган шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче хәзерге заман Россия режиссерлары иҗат эшләрен берләштерә.
Традиционга әверелгән “Европага тәрәзә” программасы да аерым игътибарга лаек. Быел ул берничә секциядән тора. Әйтик, “Югославиядән соң” дип аталган блокта Югославия низагы нәтиҗәләренә багышланган фильмнар күрсәтеләчәк. “Төньяк балкышы җылысы” секциясе хәзерге заман швед балалар киносы белән танышытырачак. “Фестиваль шортлары” секциясенә Канны, Локарно һәм Венеция фестивальләрендә призерлар коллекциясе кертелгән. “Мир”да кинофокус” блогында “Мир” кинотеатры репертуарындагы дөнья фестивальләре премьерасы тәкъдим ителер дип көтелә.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча номинацияләр буенча 10 сын, шулай ук ТР Президентының “Кино сәнгатендә гуманлык өчен”, “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасының һәм Россия кино өйрәнүчеләр һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясеннән махсус бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Татар-информ
Фәрит Давлетшин – режисер из Узбекистана!