tatruen
Баш бит / 2013 / Апрель

Архив за месяц: Апрель 2013

Татарлар – Европарламентта

22 апрель көнне Бельгия башкаласы Брюссельдә тарихи вакыйга булды – Европа парламенты каршында Ауропа татарлары альянсы (АТА) оешты. Татарстаннан оештыру корылтаена кунак сыйфатында баручылар – БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, конгрессның тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Ленара Кутиева һәм без фәкыйрегез бу чараны милләтебезнең бер аягы белән Европа Берлегенә керүе дип бәяләдек. Брюссельне гизеп йөргән ...

Дәвам »

Татар конгрессы эшчәнлеген үзгәртәме?

Азатлык радиосы Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин белән оешманың алдагы эшчәнлеге турында әңгәмә корды. – Конгрессның бишенче корылтаеннан соң эшчәнлек турында төрле фикерләр белдерелде. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә конгресс яңача эшләргә тиеш, дип әйтте. Бу сүзләрдән соң конгрессның яңача эшләү концепциясе булдырылдымы? Ничегрәк яңача эшләргә уйлыйсыз? – Яңача эшчәнлек дигәннән, вазгыятьне тулаем күз ...

Дәвам »

Татар теленең электрон сүзлеге ясала. Ул нинди булыр?

Татарстанда “Татар теленең электрон сүзлеге” эшләнәчәк дип белдерелде. Хөкүмәт вәкиле: “Ике телдәге электрон порталны булдыру үзе үк сүзлекнең нигезен тәшкил итәрдәй зур эш булды”, дип белдерде. Тел галиме исә сүзлекнең камил булуына шик белдерә. Аның фикеренчә, әлеге электрон сүзлек моңа кадәр чыккан бөтен сүзлекләрне дә үзенә тупларга тиеш. Мәгълүматлаштыру министрлыгы “сүзлекнең бай булуы институттан торачак” дип белдерә. Татарстан мәгълүмат чараларында ...

Дәвам »

Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)

Сүзләр, китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман озын юл үтә. Иң әүвәле ул язу­чының кан тамырлары буйлап буыннар хәтере рәвешендә ага-ага да, ә беркөнне, кояш нурыннан шартлап ярылган бөре кебек, яшәүгә хокук дәгъва итә башлый. Шул мизгелгә каләме әзер булган кеше, үзе дә сизмәстән, иҗат тоткынына әверелә. Нәбирә Гыйматдинова – бик яшьли сүз хастасына ...

Дәвам »

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

Татарстан Конституциясының 8-нче маддәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре”. Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланылалар. Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите””, ...

Дәвам »