tatruen
Баш бит / 2014 / Апрель (страница 6)

Архив за месяц: Апрель 2014

Без тарихта эзлебез

Җир шарында кешелек мәдәниятенә нигез салынган берничә өлкә бар. Шуларның берсе – Урал таулары итәкләре һәм Көнбатыш Себер иңкүлеге. Тарихчылар фикеренчә, бу җирләрдә безнең эрага кадәр ике меңенче елларда ук инде төрле кабиләләрне, шул исәптән борынгы төркиләрне, берләштергән уртак мәдәни үзәк барлыкка килгән һәм тормыш биредә мең еллар дәвамында гөрләп торган. Җир шарының бу өлкәсе борынгы заманнардан татар халкының тарихи ...

Дәвам »

Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде

15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивале уздырыла. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Беларусьтан килгән труппалар белән берлектә, Россиядән өч коллектив чыгыш ясый: Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.

Дәвам »

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »

Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”

Казан Федераль Университетының Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтында көтеп алынган премьера! 10 апрельдә Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы “Мизгел” яшьләр театры белән институт сәхнәсендә янә тын алды.

Дәвам »

Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу

21 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Камал театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу көтелә.

Дәвам »