tatruen
Баш бит / 2015 / Июнь (страница 9)

Архив за месяц: Июнь 2015

Татарстанда Иннополис – Россиянең беренче IТ каласы ачыла

“Бу тулы бер шәһәр. Әле өч ел элек кенә бу урында чиста кыр иде, нәкъ менә бу урында өч ел элек Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров яңа шәһәр капсуласын салып калдырды. Ни бары өч ел эчендә монда транспорт, торак, социаль инфраструктуралы тулы шәһәр барлыкка килде. Монда ике балалар бакчасы, мәктәп, медицина үзәге, университет бар. IТ университет Иннополис бюджетыннан тыш яшәүче университет, ул грантлар, хәйрия, спонсорлар ярдәмендә көн күрә. Әлеге университетта уку тулысынча инглиз телендә алып барыла, монда укытучылар дөньяның бөтен илләреннән җыелган. Ник нәкъ менә Татарстанда төзелде соң бу шәһәр? Татарстанда IТ тармак иң алдынгы тармакларның берсе, чөнки Татарстанның IТ икътисадының ярты өлеше Русиянең тулы IТ икътисадыннан күбрәк. Бүгенге көндә Русия алдынгы Көнбатыш илләреннән артта калып бара, бу ситуацияне үзгәртү өчен әлеге индустриядә сыйфатлы үзгәрешләр ясарга кирәк. Дөньяда IТ белгечләр җитми. Хәзерге вакытта дөньяда барлыгы 18 миллион IТ белгеч булса, биш елдан 26 миллион белгеч кирәк булачак. Конкурентлык илләр арасында гына түгел, ә үз илебез эчендә дә бар. Мәскәү IТ белгечләренең иң яхшыларын үзенә ала. Моннан төрле республикаларның икътисад дәрәҗәсе төшә. Яшь белгеч Иннополиска гаиләсе белән килеп рәхәтләнеп яши ала, монда барсы да аңлашыла, чиста һава, балалар бакчасы, мәктәп, дөньядагы иң яхшы университет, Попов исемендәге технопарк, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Шулай ук бу шәһәрнең резиденты булучы ширкәт-оешмаларга ташламалы салым системасы булачак. Беренче биш ел дәвамында табышка, милеккә, җиргә салым булмый. Бүген монда 16 йорт, 825 фатир төзелде. Бу фатирлар тулысынча әзер булып арендага бирелә. Аларда җиһаз, техника, барсы да бар. Мин үзем Мәскәүдә туып үстем һәм монда тулысынча күчеп килдем”, диде Иннополисның мэры Егор Иванов. Берничә атна элек шәһәргә беренче яшәүчеләр күчеп килгән. Алар укытучылар, компанияләр, шәһәрдә кирәкле идарә хезмәткәрләре. Әкренләп Иннополисны башка кешеләр дә тутырырга тиеш. 2024 елга Иннополиснын Югары Ослан районындагы мәйданында 352 резидент эшләр, дип планлаштырыла. Анда барлыгы 13 меңнән артык өстәмә эш урыны булачак, ди яңа шәһәр җитәкчеләре.

Дәвам »

VI Бөтенроссия авыл Сабантуе: милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев лаек булды

Милли көрәш ярышында абсолют батыр исеменә (100 кг.авырлык категориясендә) Татарстан Республикасының Теләче районыннан Раил Нургалиев лаек булды. Сабантуй гадәте буенча батыр кеше сабантуй тәкәсенә һәм төп бүләк автомобильга лаек булды.

Дәвам »

Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады

Яндекс татар теленә һәм татар теленнән машина тәрҗемәсе хезмәтен ачты. Кулланучы хәзер татар сүзләрен, сүзтезмәләрен, җөмләләрне 47 телгә тәрҗемә итә ала, һәм киресенчә шул 47 телдән татарчага аудара ала.

Дәвам »

Ветераннарга Татарстан бүләге

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар сугыш ветераннарын да онытмаган, аларга да махсус бүләкләр җибәргән. Төмән өлкәсендәге ике сугыш ветеранына шундый бүләкне Казаннан II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан “Татарстан-Яңа гасыр” каналының җирле корпункты журналисты София Хәйруллина алып килде.

Дәвам »

Кырым татарларының  милли мәгълүмат чаралары  ничек яшәр?

Римзил Вәлиев, ATR милли телеканалы һәм холдингы РФ кануннары буенча теркәлсә, дөньякүләм мәгълумат сугышыннан, Украина сәясәтеннән читләшсә, бу гамәл кырым татарлары өчен файдалы булачак дип белдерде. Ул милли һәм социаль мәсьәләләрне обьектив яктыртуга керешү өчен конструктив хезмәттәшлек башлап җибәрергә өмет бар дип саный.

Дәвам »

Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды

Сөйләшү барышында катнашучылар иске татар телендә укый белерлек шәкертләр әзерләү, алар өчен кирәкле уку-укыту методикасын камилләштерү әһәмияте һәм бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәклеге турында белдерделәр.

Дәвам »