tatruen
Баш бит / 2017 (страница 46)

Архив за год: 2017

Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды. Идарә утырышында Татарстан Республикасының Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар — яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәвам »

Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры  Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә.

Дәвам »

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде

Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде. “Бу безнең 1000 елдан артык булган тарихыбыз, аны кайтарырга кирәк”, – дип сөйләде “Туган тел” клубын оештыручы Салават Сөрмәтов.

Дәвам »

Татарстан Президенты Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Барнаулда Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты.  Барнаулның Җәмигъ мәчетендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» башлыгы Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты. 

Дәвам »

«Татарлар Дойчланд» активистлары Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә катнашачак

9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Әлеге чарада Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары да катнашачак.

Дәвам »

Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды

Ел саен уздырыла торган Мәскәү халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды.

Дәвам »