tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды
Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды

Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды

Ел саен уздырыла торган Мәскәү халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды.

Чара Халык хуҗалыгы күргәзмәсенең (ВДНХ) 75нче павильонында биографик әдәбият буенча әйдәп баручы «Молодая гвардия» нәшрияты стендында оештырылды. “Минтимер Шәймиев” китабы «ЖЗЛ: Биография продолжается» сериясенә кертелгән.

Очрашуда Татарстаның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, «Молодая гвардия» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Валентин Юркин, китап авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина, «Молодая гвардия» нәшриятының беренче баш мөхәррир урынбасары Мария Залесская катнашты.

«Минтимер Шәймиев» китабының дөньяга чыгуы республикада зур вакыйга булды. Китап Татарстанның Беренче Президенты тормыш юлы турында гына түгел, ә төбәгебезнең яңа тарихы хакында да сөйли. Аны чыгаруда катнашкан һәрбер кешегә рәхмәт», – диде Азат Әхтәриев.

Нурсөя Шәйдуллина сүзләренчә, Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» бәйгесендә китап иң яхшы медиапроект дип танылган.

Искәртеп узыйк: китапны беренче тапкыр тәкъдим итү узган ел ахырында Мәскәүдә, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә узды. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе, шулай ук Мәскәү мэры Юрий Лужков һәм башка танылган затлар катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*