tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Израильдә Сабан туен кабатлап көз башында үткәргәннәр
Израильдә Сабан туен кабатлап көз башында үткәргәннәр

Израильдә Сабан туен кабатлап көз башында үткәргәннәр

8 сентябрьдә Израильнең Ашдод шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештырганнар.

“Без Сабан туен инде үткәргән идек, – дип хәбәр итә Израильдәге төрки халыклар берләшмәсе рәисе А.Садыйков. – Дусларыбыз, Татарстаннан килгәннәр берләшмесе вәкилләре Макс Перельштейн һәм Леонид Литинецкий соравы буенча Сабан туе элементлары булган бәйрәм оештырдык. Аны Казанның шәһәр көненә багышладык. Чараны Татарстаннан килгәннәр берләшмесе оештырды.

Безнең “Мирас” берләшмәсе бәйрәмгә милли рух өстәү өчен чакырылды. Бу Израильдә яшәүчеләргә Татарстанда үткән балачаклары, яшьлекләрен искә төшерү өчен кирәк иде. Фотолардагы йөзләргә генә карагыз – барысын да шундук аңларсыз. Безнең чыгышлардан соң безгә кешеләр килеп, күңелле минутлар кичергәннәрен белдереп, рәхмәтләр әйттеләр”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*