
Ишан Хәбибулла Хансаваров (1805-1897) – танылган суфый остаз, Саратов Губерниясенең Яңа Зимницы авылында туган. Сәләтле малай башта туган авылы мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Моның белән чикләнмичә, ул Чистай мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. 7 елдан туган авылына кайтып, Хәбибулла хәзрәт иман булып сайлана. Бу вазыйфасы белән бергә ул мөселман балаларын укыта башлый. Берникадәр вакыттан ул белем бирүне яхшырту өчен мәдрәсәне киңәйтә. Шул рәвешле “Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәсе” барлыкка килә. Соңрак ул “Хансаваровлар мәдрәсәсе”нә әверелә. Мәдрәсә абруй казана. Әмма Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәдә укытып һәм мәчет белән идарә итеп кенә калмыйча үз белемнәрен үстерә, китаплар күчереп яза, суфыйчылык трактатларына гарәп телендә комментарийлар яза.



