Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә үтырышы үтә. Чара Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышына багышланган.
Күчмә утырышта Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән 150 вәкил катнаша.
25 июль көнне Свердловск өлкәсеннән килгән осталар “Ак калфак”лыларны тамбурлы чигү серләренә өйрәтте.