tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында катнашкан чит ил делегатлары канәгать. 1 нче көн
“Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында катнашкан чит ил делегатлары канәгать. 1 нче көн

“Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында катнашкан чит ил делегатлары канәгать. 1 нче көн

Бүген Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә үтырышының беренче көнне үтә.

Күчмә утырыш “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” исеме астында үтә.
25-27 июль көннәрендә үтә торган чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән 150 вәкил катнаша.

Бүген, 25 июль көнне “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Арча педагогия көллиятендә очрашу үткәрде. “Ләйсән” халык вокаль ансамбле, “Егетләр” вокаль ансамбле чыгышын, Арча тарихын чагылдырган театральләштерелгән күренешне карады. Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән килгән делегатлар ансамбль башкаруындагы җырларны тыңлап кына калмыйча, яздырып та алды.

Чарада катнашучылар “Әлифба” музее директоры Сания Камалетдинованың кызыклы экскурсиясен тыңлады. Кунаклар музейга төрле илләрдән җыеп тупланган 62 телдә басылган 500гә якын “Әлифба” китабын аеруча кызыксынып карады. Шулай ук делегатлар Арча районының Әдәбият һәм сәнгать музее, Тарих-этнография музее белән танышты.

Арча районы Сәрде авылы фольклор ансамбленең “Орчык өмәсе” һәм Шекә авылы балалар фольклор ансамбле күрсәткән “Җыен” күренешен тамаша кылды. Әлеге коллективта үсмер балаларның, яшьләрнең катнашуы, аларның борынгы халык иҗаты белән кызыксынуы чит ил делегатларын аеруча гаҗәпләндерде.

Көннең икенче яртысында делегатлар Арча шәһәре, татар, мари, рус, керәшен йортлары, кул эшләре күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә татар түбәтәйләре, калфак, яулык һ.б. сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Шулай ук күчмә утырыш әгъзалары “Казансу” паркында “Каурый каләм” иҗатчылары белән танышып, милли уеннарны ойрәтү чарасында катнашачак. Кичен исә, хатын-кызлар өчен Свердловск өлкәсе осталары тамбурлы чигү алымнарын өйрәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*