Яңа гасыр каналының «Манзара» тапшыруыннан килгән кунакларына Пөшәңгәр авыл мәдәният йорты директоры Розалия Мөстәкыйм кызы белән шул ук мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Әминә Тәлгат кызы бик көтеп алдылар.
Телевизордан гына күренгән Фәридәбез елмаеп машина ишегеннән күренгәч каршы алучылар җанланып ук киттеләр. Күрешеп хәл-әхвәлләр сорашкач, туп-туры Зайнуллин Хайрулла агайлар йортына таба юл алдылар. Әйе, күрсәтер, мактанырлык, мактарлык, 
— И, кунаклар килгән икән!- диде ул тыйнак кына сузып. Менә янәдән гөрләшү, сөйләшү, көлешү китте, бераздан Гөлфия апа барчабызны да табын янына чакырды. Өстәл уртасында масаеп, күкрәген киереп, табын күрке- чибәр самавар утыра иде. Гөлфия апа пешеренгән, сый-хөрмәтләрдән өстәл сыгылып тора. Хуш исле үлән чәйләреннән күңелләргә дәрт өстәлә. Йорт хуҗасы сөенечен яшерергә тырышып:
— Менә шушы нигезне тергезеп, гаилә корып яши башлавыбызга да 49 ел үтептә киткән: диеп башлады ул сүзен. Әйе, Гөлфия апа гомере буе мәктәптә балалар укыткан, лаеклы ялга чыккач мәчеттә авыл халкына, гарәп телен өйрәтә.
Хайрулла абый белән Гөлфия апаның мәхәббәт җимешләре, өч балалары инде башлы күзле. Малае Хәйдәр белән килене Раушания һәм төпчек кызлары Гөлсинә укытучы һөнәрен сайлап әниләре юлын дәвам итәләр. Бу гаиләнең бик бәхетле булуы балаларга дөрес тәрбия бирелүе, тормышларының үрнәк булуы болар барсы да шушы алтын куллы Хайрулла абый белән бергәләп тергезгән гаилә учагын сүндерми саклап килүче олы йөрәкле Гөлфия апаның тырыш хезмәт җимешедер.
Әллә тәмле чәйләрдән, әллә бизәкләрдән генә торган өйнең чибәрлегеннән хушларын җыя алмый Казан кунаклары юлга ашыкты. Бер-беребезгә булган кадер хөрмәт, бер кайчан да сүрелмәсен, ил-кукләребез тыныч, аяз булсын дигән матур теләкләр теләп һәммәбез дә өйләребезгә юл тоттык.
Розалия Әскәрова
arskland.ru