Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында эшлекле сәфәрдә.
Бүген Милли шура рәисен Бишкек шәһәренең “Манас” аэропортында Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге президенты Үлмәскулова Гөлсинә Хәйдәр кызы каршы алды.
Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразиев “Каюм Насыри” сыйныфын һәм “Асыл бала” мәгариф үзәкләре белән танышачак.
2 сентябрьдә исә, Милли шура рәисе “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашу уздыра. Шулай ук ул Кыргызстан Республикасы Президенты С.Ш.Жээнбеков исеменнән оештырылган тантанада катнашачак һәм ул III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында дәрәҗәле кунак буларак чакырулы.