Пермь краенда балаларга татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбенең оештыру җыелышы узды. Дәресләрне уен формасында үткәрәчәкләр. “Бу телне тизрәк үзләштерергә, шулай ук балаларда кызыксынуны арттырырга ярдәм итә,” – ди оештыручылар. Укучылар белән югары белемле мөгаллимә Азалия Ганиева шөгыльләнәчәк.
Беренче дәрес Пермь крае татарларының милли-мәдәни мөхтәриятендә 3нче февраль көнне көндезге сәгать 11 дә башлана. Курслар бушлай. Мөхтәриятнең адресы: Пермь шәһәре, Плеханов урамы, 37нче йорт. Дәресләргә язылырга өлгермәүчеләрнең тиз арада анкета тутыруы сорала.