Эдуард Әнвәр улы Ганиевның үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер. 
Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатырга да бүген халык биһисап күп җыелды. Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Самара өлкәләреннән, Сарытау өлкәсенең бик күп шәһәр, район һәм авылларыннан килделәр. Бөтендөнья татар конгрессыннан да кайгылы хәбәрне ишетүгә юлга кузгалдылар. Эдуард Әнвәр ул конгрессның якын дусты, Милли Шура әгъзасы иде, һәрвакыт элемтәдә булды. Аны җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә кадәр, барсы да хөрмәт итте.
Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Ульяновск өлкәсе ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте башлыгы Илдар Мәһдиев һәм башка бик күп милләттәшләр катнашты.
