16 февральдә Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә беренче тапкыр «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгесе узды. Сәхнәгә 7 оста гармунчы чыкты. Алар халкыбызның көйләрен сыздырып уйнадылар да, моңланып жырладылар да. Ике номинациядә жиңүчеләр билгеләнде: «Татар музыка әсәрләренең көйле башкарылуы» номинациясе Петров Владимир (Пычас), “Үзе уйный, үзе җырлый” номинациясендә Илгизәр Хасанов. Башка номинация ияләре: «Иң өлкән катнашучы» – Кубашев Камил Гарипович, Гармонист-самородок» – Гарапшин Рамазан; «Татар халык җырларын иң яхшы башкаручы» – Абдуллина Гөлсинә, “Җанлы гармун иясе» – Галлямутдинов Ильнур ; “Гармунга тугрылык өчен»” – Заколюкин Александр.
Бәйрәмдә матур чыгышлар күп булды. 20 нче бакча балалары, 8 гимназия, сәнгать мәктәбе укучылары, яшьләребез, «Кояш нурлары» ансамбле сабыйлары тамашачыга үз ижатларын бүләк иттеләр. Залда утыручы тамашачылар сәхнә осталарына алкышларын кызганмадылар. Чараның махсус кунаклары – Әгерже «Көмеш телле гармун» халык ансамбле дә Можга татарлары күңеленә хуш килде.