Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” шигыренең 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
“Туган тел” шигыренең 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

“Туган тел” шигыренең 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

1 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Туган тел” шигыренең 110 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Бу көнне музейда Халыкара туган тел көне уңаеннан “И туган тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарада “Казан егетләре” эстрада төркеме, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Күргәзмә берничә мәйданчыкта үткәреләчәк. Шулай итеп, “Туган тел” әдәби салонында Татарстан рәссамнарының бөек шагыйрь образына багышланган картиналары, аудио – һәм Тукай әсәренә бәйле видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең икенче өлеше Тукай музее битләрендә социаль челтәрләрдә узачак. Теләгән һәркем күргәзмәдә катнаша ала: Тукай әсәрләренә иллюстрацияәләрне музей почтасына muztukay@mail.ru юлларга яисә рәсемне музейда ясарга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*