tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан вәкилләре Халыкара Мәрҗани укуларын оештырырга тәкъдим итте
Үзбәкстан вәкилләре Халыкара Мәрҗани укуларын оештырырга тәкъдим итте

Үзбәкстан вәкилләре Халыкара Мәрҗани укуларын оештырырга тәкъдим итте

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге “Мир Араб” мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанига истәлек тактасы куелды. Тантанада Үзбәкстан мөфтие Усманхан хәзрәт Әлимов, Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барноев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар, уку йорты шәкертләре катнашты.

Тантана алдыннан Васил Шәйхразиевне XVI елда төзелгән “Мир Араб” мәдрәсәсе белән таныштырдылар. Мәдрәсәдә 114 келья – шәкертләр өчен бүлмә бар. Бүлмәләр саны Коръән сүрәләре санынча. Мәдрәсә янындагы Калян мәчетендә бер вакытта 12 мең кеше намаз укый ала. Калян манарасы – Бохара символларының иң танылганы. Ул төнлә яктыртыла. Васил Шәйхразиев, шәһәрнең туристик потенциалына югары бәя бирде һәм, шаяртып, турист буларак чыгымнары булуын әйтте.

Үзбәкстанның Министрлар Кабинеты Дин эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары Мозаффар Камилов Халыкара Мәрҗани укулары уздырырга тәкъдим итте. Сүз киләсе елда Бохарада, аннары Казанда яки Болгарда, Сәмәркандта һ.б. шәһәрләрдә Мир Арабны тәмамлаган төрле милләттән мәшһүр шәхесләрне чакырып, чара уздыру турында бара. “Сезнең бу фикерегез безне яңа идеяләргә этәрә”, – диде Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барноев.

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Мәрҗани турында кыскача мәгълүмат биргәч, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин дога кылды. Бохара өлкәсе хәкиме Уктам Барноев истәлек тактасы ачылу белән тәбрикләде һәм уку йортының дөньякүләм билгеле булуын әйтте.

Васил Шәйхразиев истәлек тактасы кую идеясенең былтыр, Мәрҗани елында Татарстан Президенты тарафыннан әйтелүен искә алды. Идея туганнан соң бер ел эчендә аны тормышка ашыру мөмкинлеге булган өчен Үзбәкстан вәкилләренә рәхмәт әйтте.

Үзбәкстан Диния нәзарәте рәисе – мөфти-хәзрәт Усманхан Әлимов истәлек тактасы урнаштыру мәгърифәткә игътибар күренеше булуын әйтте. Ул уку йортына бөтен дөньядан килүләрен искәртте. Татарстан вәкилләрен тәбрикләп, “Аллаһ ярдәм бирсен”, – дип теләде.

Ачылыштан соң рәсми вәкилләр бүләк алышты. Уктам Барноев Васил Шәйхразиевка картина һәм Бохараның символы булган Далян манарасының копиясен бүләк итте. Васил Шәйхразиев Казан Кремле рәсемен һәм сәгать бүләк итте.

Истәлек тактасы өч урында куелды: мәдрәсәнең үзәк мәйданында зур латунь такта, анда татар, үзбәк, рус телләрендә язылган; Мәрҗани укыган сыйныф бүлмәсе стенасында үзбәк телендәге такта куелды; ул яшәгән урын – хөҗрәнең ишек янына ике телдәге такта урнаштырылган.

Кунаклар уку бүлмәсендәге һәм хөҗрәдәге такталарны карады. Бу хөҗрәдә Наманганнан килгән Шәмсетдин исемле шәкерт яши. Васил Шәйхразиев аның укуы белән кызыксынды, Мәрҗани кебек бөек шәхес яшәгән бүлмәдә яшәүнең горурлык икәнен әйтте. Шәмсетдингә дә укып, шундый бөек булуын теләде.

Шәмсетдин “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәрҗани белән кызыксынуын, кем икәнен өйрәнүен әйтте һәм бүлмәсендә Коръәннең Казан басмасы саклануын әйтте. “Моңарчы кызыксынганым юк иде, хәзер кайчан укыганын, кем икәнен беләм”, – диде.

Рәмис Латыпов,
tatar-inform

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*