Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу мәрасимендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Тукайның татар халкының пәйгамбәре дип әйтте. “Күңелләребез һәрвакытта да Тукаебыз белән яши. Әгәр дә кеше 26 яшендә үлмәс гасырлардан-гасырларга алып бара торган үзенең идеологиясе, шигърияте белән халкын тәрбияли икән, ничек инде аны пәйгамбәр димисең”, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе милләт проблемалары турында матбугатта язарга киңәш бирде. “Биредә бөтенебез дә йөрәгебез белән милләт дип янабыз. Кулыгызда каләмегез бар, языгыз, матбугатта чыгарыгыз”, – диде ул чыгышында.
Тукай премиясе лауреаты, актер Әзһәр Шакиров Габдулла Тукайның “Шагыйрь” дигән шигырен укып үтте. “Үзенең бөеклеге белән татарларның бөеклеген исбат иткән шагыйрь дип саныйм мин аны. Аллаһы Тәгаләнең рухы аңа көчле төшкән”, – диде ул.
Тукай премиясе иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Тукай заманыннан килгән милләт каршында торган мәсьәләләр әле дә шул ук дип әйтте. “Тукай әле бездән бәхетлерәктер дә. Чөнки ул заманда татар милләте әле бербөтен булып яшәгән. Мәгариф системасы, мәдрәсәләр көчле, киләчәккә өмет зуррак булган”, – диде ул.

