tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисенең урынбасары булачак
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисенең урынбасары булачак

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисенең урынбасары булачак

Бүген, Шәгъбан аеның 10 нчы көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы эш киңәшмәсендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның үз теләге белән җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасар вазифасыннан китүе хакындагы гаризага кул куюын хәбәр итте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мансур хәзрәткә мөфтиятнең аеруча җаваплы өлкәсендә югары һөнәри эшчәнлек белән хезмәт итүе һәм Мәрҗани мәчете үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтләрен белдерде. Моннан тыш, мөфти  нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюповка Мансур хәзрәтнең дини эшчәнлектәге күпьеллык тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Ике яклап килешеп, имам Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының рәисе урынбасары булып хезмәт итәчәк.

Мансур хәзрәт үз чиратында шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына һәм коллективына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары вазифасында 2017 елның апреленнән эшләде. Аның карамагында һәм җаваплылыгында республика мөхтәсибәтләре белән багланышлар урнаштыру, аларның эшчәнлекләрен оештыру, мөхтәсибәтләр тарафыннан мөфти әмерләре (боерыклары) үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләре булды. Хәзрәт 1960 елда Казанда туган. Югары дөньяви, шулай ук дини белемгә ия: “Мир-Араб” (Бохара шәһәре) мәдрәсәсен, Казанның “Мөхәммәдия” югары мәдрәсәсен тәмамлаган. “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы. Дәүләт һәм дини өлкәләргә караган бүләкләргә ия: “Казанның 1000 еллыгы истәлеге”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Ислам яңарышына рухи-әхлакый өлеш керткән өчен” медальләре, дәүләт һәм мөселман башлыкларының һ.б. рәхмәт хатларына ия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*