Фәрзәнә Мәхмүтова, 18 яшь (Самара):

Без быел проектны тәкъдим итмәдек, чөнки без аны башта җиренә җиткереп эшләп бетерергә уйладык. Ә икенче елга инде аны ничек тормышка ашырганыбызны күрсәтергә телибез. Ул хыялда булган проект – Самара татарларының тарихи урыннары буенча квест үткәрү.
Тимур Чугунов (Мордовия):

Тик минем үземнең оешмам юк, мин ялгыз эшлим. Чөнки татарлыгыңны күрсәтү өчен ниндидер оешма кирәк түгел, ялгыз да татар булып була.
Мин үзем аерым татар фестивальләре уздырам, бары тик дусларым һәм иганәчеләр ярдәм итә. Әйтик, балалар өчен татар әкиятләре персонажлары буенча фестиваль уздырдык. Менә шулай үземне күрсәтәм.
Татар яшьләре көннәрендә инде берничә ел рәттән катнашам, ветеран дисәк тә була.
Эдем Файтондҗы (Кырым, Бакчасарай):
– Мин – кырым татары. Кызганыч, нәселемне дүртенче буынга хәтле генә беләм. Архивлардан табарга тырышабыз, тик минем халкым турындагы рәсми кәгазьләр, китаплар, тарихи фактлар һаман да сер астында саклана. Кырым татарларының төгәл санын без белмибез. Җанисәпләр дә чынлыкта күпме икәнен билгели алмады. Мин үзем кырым татарларының туучылар һәм үлүчеләр рейтингын карап барам. Безнең милли идеянең бер канатлы сүзе бар: «дүрт кеше безне коткарыр» («четверо нас спасут»). Сүз гаиләдә туучы балалар турында. Хәзерге көндә яшьләр шушы шигарьгә таянып яши башлады, гаиләләрдә дүртәр, бишәр бала үсә. Минем фикерләүләр буенча, Кырымда чынлыкта 500-600 мең кырым татары бар. Ә рәсми кәгазьләрдә 300 мең дип бара.
Мин эшлим. Шул ук вакытта кырым татарларының инициатив төркеменең лидеры булып торам. Эштән соң калган вакытта шөгыльләнә торган аерым эш дип карый күрмәгез. Чөнки ул эшкә кадәр, эштә һәм эштән соң минем белән. Нәрсә дип әйтергә белмим, бу минем хобби гына түгел, ничек кенә пафослы яңгырамасын, бу – минем тормыш, бу – минем сулар һавам. Күп кенә очракта үземнең шәхси эшләрем һәм кызыксынуларымны икенче планга күчерәсе була. Бәлки бу чирдер?

Иң популяр юнәлеш – ул иганәчелек. Кешеләр һәрвакыт ярдәм итәргә тели – онкологик авыруга булсынмы, авыр хәлдә калган гаиләләргәме, ятим балаларгамы. Мондый чаралар һәрчак уңышлы. Мәдәният юнәлеше буенча да үткәрелгән чаралар дан казана дип әйтеп була. Ә калган юнәлешләр буенча халыкка бераз агитация үткәрергә кирәк. Аннары матди яктан да мөмкинлекләр чикле. Нинди генә халык булмасын, татармы, башкортмы, полякмы, украинлымы – милли оешмаларны эшләтеп җибәрү, эшчәнлекләрен дәвам иттерү өчен акча, халыктан ярдәм кирәк.
Татар яшьләре көннәрендә чынга ашырасыбыз килгән проектларны тәкъдим иттек. Алар арасында һәрберсенең үз стиле, үзе йөзе булган 10 яшь рәссамның күргәзмәләрен Казанда уздыру бар. Аннары 20 нче гасырдагы төрки халык язучылары һәм шагыйрьләренең язмаларын туплап китап чыгару. Әйтик, кырым татарларыннан Исмәгыйл Гаспралы, татарларның Габдулла Тукай һәм башкалар. Китапта шул чор лидер язучы, шагыйрьләренең нинди идеология белән яшәгәннәренә дә игътибар биреп, кечкенә искәрмә урнаштырырга булыр иде.
Актив эш алып баручы яшьләрнең дә кайчак кулларыннан эш килми башлый, алар бирешә. Бәлки үз-үзләренә ышанырлык көч табарлар иде. Аннары бу төрки халыкларның гомуми җыентыгы булгач, ул барлык төрки халыкларны берләштерергә ярдәм итәр иде.Чөнки бу бик тә җитди нәрсә. Һәрбер төрки халык, дәүләте булса да, булмаса да, риск алдында тора. Алдагы 25-30 елда аларның күпмеседер эзсез югалырга мөмкин. Шул ук вакытта кырым татарлары да.
Кая гына барсам да, мин халкымның тарихына игътибар бирәм. Менә Ярославльдә булдык, анда Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәленә чәчәкләр салып, дога кылу – минем теләк иде. Аны чынга ашырдылар, зур рәхмәт.
Илнур Нурмиев (Краснодар):

Артем Зиннәтуллин (Алтай):
– Мин Алтай төбәгеннән, монда безне Алтай дип кенә йөртәләр. Мин биш елдан артык «Дулкын» татар милли үзәге кысаларында җәмгыять эшләре белән шөгыльләнәм. Дүрт ел дәвамында «Яшь йөрәкләр» дигән яшьләр клубын җитәклим. Безнең клуб шәһәр һәм өлкә чараларында актив катнаша, күрше төбәкләргә дә барабыз, Татарстанга да килештерәбез. Беренчедән, тәҗрибә тупларга, икенчедән, үзебездә булган тәҗрибә белән бүлешергә.

Татар яшьләре көннәрендә Алтай крае беренче тапкыр катнаша. Бер тапкыр да эләгә алмаган идек, быел барып чыкты.
Без төрле төбәк татарлары белән гел элемтәдә торабыз. Татарстан, Мордовия, Кырым, Пермь, Әстерхан, Новосибирск… Новосибирскида татарлар гөрләп эшли. Нәкъ менә алар безнең эшчәнлеккә яхшы йогынты ясады да инде.
Узган елны без, Татарстан Республикасының грантын отып, Алтай крае ярдәме белән үзебезнең зур проектыбызны тормышка ашырдык. Монда теләгән һәр татар кешесе катнаша алды. Ул – уку-укыту юнәлеше белән оштырылган форум. Шулай ук «Яшь йөрәкләр» форумы дип атадык. Беренчедән, клуб исеме кебек булса, икенчедән форумдагы активистларга исемгә бәйле рәвештә кушаматлар таптык. Әйтик, батыр йөрәк, ялкынлы йөрәк, ныклы йөрәк һәм башкалар. Бу – һәр кеше үзенчәлекле, ләкин без бергә дигән идея белән эшләнелде. Узган елны бөтендөнья татар яшьләре көннәрендә форумга анонс ясаган булсак, бу елгы татар яшьләр көннәрендә нәтиҗә ясадык. Форум алты көнлек иде. Берничә көн Барнаулда рәсми өлеш булды, аннары берничә көн Алтайның матур табигатьле, таулы җирләрендә узды. Әгәр дә мөмкинлекләр күбрәк булса, без бу эшне дәвам итәр идек. Инде быел уздырып тормыйбыз. Ә менә икенче елга үткәрергә исәп.
Шушы форум белән «Гражданнар инициативасы» дигән конкурста катнашабыз. Төбәкнекендә номинантлар булдык, ил буенча әлегә унынчы урында барабыз. Бик тә җиңәсе килә. Тик «мин шундый әйбәт җитәкче», «без молодецлар» дип әйтү өчен түгел, ә Россиякүләм конкурста татарлар өчен татарлар эшләгән проект җиңеп чыкса, бөтен яңлап та бик тә әйбәт булыр иде.
Сабина Хәйбуллина (Дагыстан, Махачкала):
– Үзем тумышым белән Владимир шәһәреннән, аннары әти-әниләрем белән Дагыстанга күчендек. Миңа 18 яшь. Дагыстаннан делегат булып үзем генә килдем. Хәзерге вакытта яшьләр эшләре җитәкчесенең урынбасары булып торам. Быел июль аенда бездә беренче көньяк Сабан туе узды. Анда ундүрт делегация катнашты, шуларның өчесе чит илнекеләр иде. Ул бик тә масштаблы проект булды, шуңа күрә бераз авырга да туры килде. Татар яшьләре көннәре, гомумән, татар форумнарында беренче тапкыр катнашам. Моңа кадәр җитәкчеләр форумында катнашкан идем. Миңа чыннан да ошый! Быел татар яшьләре көннәрендә проектымны тәкъдим итмәдем, чөнки ул әле әзер түгел. Проектым «ТатарБарт» дип атала, кыскасы, ул Каспий диңгезе ярында бартлар өчен фестиваль булачак.
Сәлимә Мусаева (Үзбәкстан, Ташкент):
– Мин Үзбәкстанда, Ташкентта туганмын. Әби-бабайлар 1920-1930 елларда күченеп килергә мәҗбүр булган.

Быел татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашам. Ташкенттан ике делегат килдек. Гомумән, соңгы 10 елда татар яшьләре көннәрендә Ташкенттан катнашучылар булмаган. Моның төп сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки матди яктан мөмкинлекләр булмагандыр. Ә үзем бу чара турында социаль челтәрләрдән белдем. Бер кызык хәл килеп чыкты: мин татар телен өйрәнү буенча ачык телеграмда төркем ачтым һәм шушы төркемгә татар яшьләре көннәренең элеккеге җитәкчесе Алсу апа Хафизова теркәлде. Без аның белән аралашып киттек, ул Ташкентта яшәүче яшьләр белән аралашу мөмкинлеге бармы икәнен сорады. Шулай ук татар яшьләре көннәренең программасын да җибәрде. Мин программаны активистларга тараттым, җитәкчебез белән сөйләштек һәм татар яшьләре көннәрендә катнашырга уйладык. Тик кемнәрдер вакыт таба алмады, кемнеңдер матди яктан кыенлыклар килеп чыкты. Нәтиҗәдә, без икәү генә килдек.
Телеграмда төркемне мин юкка гына ачмадым. Аның асылында – татар теленә өйрәтү түгәрәген башлап җибәрү.
Без Татарстандагы хәлләр белән таныш. Татарлар күп, татарча сөйләшүчеләр аз. Аларны бармак белән санарлыкка әйләнеп бара хәзер. Шушы вәзгыятьне әз генә булса да үзгәртмәкче булып, шушы проектны башлап җибәрдек. Татар теленә өйрәтү түгәрәге чама белән бер ел элек эшләп китте. Анда теләгән һәркем йөри ала. Дәресләр һәр атнаның якшәмбесе һәм бушлай үткәрелә. Дәресләрне белеме булган укытучы укыта. Тик дәреслекләр, уку материаллары, китапларга кытлык кичерәбез. Совет заманында калган китаплар бар, тик алар безнең менталитетка да, хәзерге заман таләпләренә дә туры килеп бетми. Интернеттан материаллар табып, аларны принтер аша чыгарасы була. Шулай ук җыйнаклаштырылган бүлмәбез дә юк, язарга уңайлы такта да юк. Үзбәк теле татар теленә охшаш булса да, грамматика законнарын беркем дә белми бит. Мисал өчен, сингармонизм законын кем белсен.
Әлегә укучылар аз. Кешеләрне җәлеп итәр өчен телеграмда төркем ачып җибәргән дә идем инде. Әлеге җәй дәвамында 15-20 кеше язылды.
Энҗе ГАБДУЛЛИНА
intertat