Зәй районында Татарча диктант акциясе зур оешканлык белән узды, ул шәһәрнең 4нче гомумбелем бирү мәктәбендә һәм район авыллары мәктәпләрендә оештырылды.
Диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карарга мәктәп укучылары әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергәләп килде. Текстларны тәҗрибәле татар теле укытучылары укыды. Акция күтәренке рухта узды. Анда катнашучыларның һәркайсына Татарча диктант язуны раслаучы сертификатлар тапшырылды.