tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә Муллаш авылыннан урман аша Шыкчага кадәр кросс-поход оештырдылар
Төмән өлкәсендә Муллаш авылыннан урман аша Шыкчага кадәр кросс-поход оештырдылар

Төмән өлкәсендә Муллаш авылыннан урман аша Шыкчага кадәр кросс-поход оештырдылар

12 октябрьдә Төмән өлкәсе юбилее һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең мактаулы кешесе Хәбибулла Якинның тууына 96 ел тулуга багышланган кросс-поход узды. Ул Муллаш авылыннан урман аша Шыкчага кадәр дәвам итте – бу ветеранның һәм аның чордашларының мәктәпкә һәм мәчеткә бару юлы.

Чара Муллаш авылы имамы Хәмзә Нурмөхәммәтов фатихасы белән башланып китте. Беренче сүз район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузинга бирелде.

Ул кросс-походның дәрәҗәсе, әһәмияте турында сөйләде, батыр якташыбыз белән горурлануын белдерде: “Йолдызлык” иҗатны үстерү үзәге өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе (Р.Хәлиуллин, Д.Бегежанов) белгечләре, Төмән шәһәренең «Кречет» хәрби-эзләнү отряды (А.Ковалевский) катнашында район автономиясе оештырган әлеге чараның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт күрсәтү, безгә тынычлыкны үз гомерләре бәрабәренә бүләк иткән, җиңү яулаган кешеләр турында белү һәм батырлыкларын истә тоту, чөнки бүген дөньяда Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләрен кире кагырга теләүчеләр бар”, – диде ул чыгышында.

Тагын да Муллаш һәм Шыкча хакимиятләре башлыклары Таңсылу Хөсәенова, Рәис Әминов, ветераннар советы җитәкчесе Хашүрә Уразаева, хезмәт ветераны Тимирбикә Назметдинова катнашучыларны тәбрикләп, аларга хәерле юл теләп, горурланырлык эш башкаруларына соклануларын белдерделәр.

– Кеше хәтере – кыйммәтле. Солдатның хәтере бик кыйммәтле генә түгел – ул изге. Ул аның бөек батырлыгын саклый, шуның өчен бүген солдат балалары, оныклары һәм оныкчыклары яши һәм иркен сулый алалар. Тормышларын корбан итеп, бөтен дөньяга – безгә киләчәк бүләк иткән кешеләр алдында баш иябез. Исән-сау, һәлак булган, үткән елларда, бүгенге көн операцияләрендә үлемсез батырлыклар ясаган чал чәчле һәм бөтенләй яшь булган геройларның исемнәре йөрәкләребезне һәрвакыт җылытсын. Алар – безнең горурлыгыбыз, милли даныбызны чагылдыручылар. Без барыбыз да алар алдында бурычлы, – дип кунакларны алып баручылар кросс-походка озаттылар.

Бөек Ватан сугышы ветараннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салганнан соң, «Кречет» хәрби-эзләнү отряды җитәкчесе Андрей Викторович юлчыларга күрсәтмәләр бирде, кагыйдәләр, тиешле тәртипләр белән таныштырды.

Юл озын иде, ул 27 чакрымга сузылды. Кросста 120 кеше: Төмән шәһәре һәм районы мәктәпләре укучылары, яшәүчеләр катнаштылар. Көзге урман аларны искитмәле матурлыгы белән каршы алды. Поход вакытында балалар маршрутның бу юнәлештә команда белән узу тәртибен өйрәнделәр, топография билгеләрен белү, картадан ераклыкны билгеләү, азимут буенча хәрәкәт турында мәгълүматларын баеттылар. Кыр кухнясыннан ботка ашарга тукталдылар. Бару өчен уңайсыз җирләрне уздылар һәм узган гасырдагы яшьтәшләре тормышын бераз булса да күз алдына китереп, бәя бирделәр. Һәркем өчен гомерлек истәлек итеп сакларлык чара булды ул.

– Кросс барышында диверсия төркемнәре дә оештырылды. Бер төркем посып торып, кинәт кенә икенчесенә һөҗүм итте, ә алар каршы торырга тиеш иде. Кул сугышы ысуллары күрсәтелде. Көрәш элементлары кулланылды. Балалар адреналин порциясен алдылар, – дип сөйләде Андрей Ковалевский.

Төшке аш вакытында язучы Константин Симоновның өч дәрәҗә Дан ордены кавалерлары турындагы «Солдат барды» китабы буенча хикәяләре (совет сугышчыларының: унтугыз милләт кешеләренең немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары) турында мәгълүмати белешмә дә бирелде.

Гаиләләр белән юлга чыгучылар да булды, кайберәүләр спортка игътибарны арттыру кирәклегенә төшенделәр.

Ниһаять, алар Шыкча урта мәктәбенә җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Монда батырлар сукмагыннан үтүчеләрне мәктәп директоры Гөлнара Кәримова һәм үзе дә 27 чакрым атлаган хакимият башлыгы Рәис Әминов каршы алдылар. Эссе чәй белән сыйлап, 120 кешегә Мактау грамоталары таратылды.

42-3Оештыручылар яшьләр өчен бик мөһим дип саный бу походны, алар ата-бабаларыбыз йөргән юллардан узалар, Бөек Ватан сугышында ярты Европаны җәяү кичкән солдатлар өлешенә туры килгән сынауларның аз гына өлешен булса да кичерәләр, бер көнгә булса да гаджетларыннан аерылып торалар, саф урман һавасын сулап, андагы үсемлек, җәнлекләр, кошлар белән танышалар. Ә инде хәрби әзерлек класслары өчен рәхәтләнеп мөмкинлекләрен, белемнәрен сынарга лаеклы практик чара.

Альберт Мөхәммәтгали улы кросс-походның спонсоры «Төмән өлкәсе чик сакчылары» иҗтимагый оешмасы председателе Нуртдин Ибраһимовка зур рәхмәтләрен белдерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*