Әсәдуллаев йорты җәһәтендәге ыгы-зыгы беттеме әле? Мәскәүдә туган телебезне өйрәнергә мөмкинлек бармы? Татар оешмаларын бер үзәккә туплап булмыймы? Ун миллионнан артык кеше яши торган мегаполиста нишләп мәчетләр бик аз? Мәскәүнең татар милли–мәдәни мөхтәрияте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Фәрит Фарисов “ВТ” хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде.
– Татар мәдәнияте үзәген Әсәдуллаев йорты дип әйтү өлешчә генә дөрес. Чөнки ул татар байлары көче белән шактый нык киңәйтелгән, зурайтылган. Сугыш алдыннан монда, дүрт катлы бинада татар мәктәбе эшләгән, татар театры гөрләп торган. Сугыш вакытында милләттәшләребез, госпиталь итеп файдалану өчен, аны дәүләткә бирә. Тик сугыштан соң хакимиятләр бинаны кайтарып бирергә “оныта”. Әлеге татар йортын кайтарып алу өчен күпме көч түгелгәндер?! Әле дә ул безгә бөтенләйгә кайтарылмады, файдалану өчен генә бирелде.
Шөкер, Әсәдуллаев йорты җәһәтендәге ыгы-зыгыларга нокта куелды. Бу хәлгә кемнәрнең сәбәпче булуын сөйләп торасым килми. Һәрхәлдә чиновникларны башбаштаклыкта гаепләү дөрес булмас. Хәзер без анда тынычлап, җиң сызганып эшли башладык. Без дигәнем – беренче чиратта Әнвәр Хөсәенов җитәкчелегендәге Татар мәдәнияте үзәге һәм Татар милли-мәдәни мөхтәрияте. Без дигәнемә Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллеге, театр студиясе, үз симфоник оркестрыбыз, татар телен өйрәнү курслары да керә. Әле тагын монда егермедән артык иҗат коллективы эшләп килә. Үзәгебездә кайбер атналарда кырык-илле чара үткәрелә. Дөрес, көн дә кеше күп килми. Әмма шимбә-якшәмбе көннәрендә өч-дүрт зур чара уздырыла, җәмгысы 1500–2000 кеше җыела. Шунысы да бар: Мәскәү өлкәсендәге татар оешмалары, кеше күбрәк килсен, күрсен дип, зур, мөһим чараларын шушы мәркәздә уздырырга тырыша. Хәзер тагын бер зал ачылды. Бу – ике йөз квадрат метрлы җыелышлар залы. Соңгы вакытта мәркәзебезгә килүчеләр, әлеге залны, бинаның алгы ягын – фасадын, түбәсен күреп, соклана, тел шартлата. Берничә бүлмәбез президентлар кабул итәрлек итеп төзекләндерелде. Бу – нигездә, “Татнефть” берләшмәсенең матди ярдәме нәтиҗәсе.
– Татар телен укыта алырлык белгечләрегез бармы?
– Шөкер, үзәгебездә татар теле курслары эшли. Укытам, укыйсым, өйрәнәсем килә, диючеләргә шартлар бар. Без, милли-мәдәни мөхтәрият әгъзалары, бервакыт, Татар мәдәнияте үзәгендә җыелгач, татарча гына сөйләшергә, чараларны туган телебездә генә уздырырга кирәк, дип килешкән идек. Алай гына булмый икән. Шактый күп кешене “коеп калдырырга” туры килә. Шуңа күрә фикеребезне үзгәртеп, чараларны татарчалы-урысчалы уздырабыз, урысча да аңлата, шәрехли барабыз. Иң мөһиме – милли тиңдәшлеккә ирешү. Килүчеләр татар икәнлекләренә төшенеп китсеннәр иде. Кешедә милли горурлык хисе тудыра алабыз икән, без бәхетле! Милли горурлыгы уянган кеше халкының тарихы белән дә кызыксыначак, туган телен дә өйрәнәчәк; өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган кеше булса, парын милләттәшләребез арасыннан эзләячәк; никахлы булса, балаларын татар итеп тәрбияләргә тырышачак. Киләсе елда илебездә җан исәбе алу планлаштырылганга, бу мәсьәләнең әһәмияте тагын да арта.
Мәскәүнең һәр районында татар теле курслары оештырырга иде дә бит… Әлегә көчебез җитми. Бәлкем, туган телебезне өйрәнәсе иде дип, бик ашкынып торучылар да юктыр. Әмма оештырып карамыйча, әйтеп булмый. Бәлкем, якында гына булса, йөрер идек, дип торучылар аз түгелдер. Әйтик, бездә Печатники дигән район бар. Анда да татар теле курслары эшли. Бу юнәлешне мөхтәриятебез әгъзасы, аксакалыбыз Янбаев җитәкли. Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендәге татар теле курслары да яхшы гына эшләп килә. Тәгаен, Татар мәркәзенә килгәндә, хәзерге вакытта анда татар теле өйрәнүче өч төркем шөгыльләнә. Алар арасында аерылып торганы – Равил Рахмани төркеме. Чын укытучы, остаз ул Равил абый. Ул телебезне өйрәтү белән бергә шәкертләренә татар рухы сеңдерергә тырыша. Аның хатыны балаларны укыта.
– Миңа калса, Мәскәүдәге татар теле укытучыларының исемлеген булдырырга кирәк. Әнә инкыйлабка кадәр зур шәһәрләрдәге татар байлары, мөгаллимнәрне өйләренә дәшеп, балаларына музыка, чит телләр өйрәттергән. Ягъни хәлле милләттәшләребез, татар теле укытучыларын өйләренә чакырып, балаларына туган телебезне өйрәттерә ала бит.
– Мөмкин, билгеле. Ни кызганыч, Мәскәүдә дә хәлле кешеләр, ягъни урта сыйныф әллә ни ишле түгел. Бу – беренчедән. Икенчедән, бу эш тукталмасын, дәвам итсен өчен, ата-аналарның милли үзаңы югары булырга тиеш. Казаныбыз да бу яктан мактана алмый. Бер генә мисал. Былтыр мәктәпләрдә татар телен укыту нык кыскартылгач, Казанда яши, укый торган оныгымның сыйныфында татар теленә өстенлек биргән, туган телен өйрәнүне дәвам иттерергә теләгән ничә укучы калган дисез? Икәү! Югыйсә, сыйныфтагы балаларның күпчелеге – татар гаиләләреннән.
– Нишләптер Мәскәүдәге татар оешмалары арасында бердәмлек юк. Аларны бер үзәккә, берләшмәгә туплап булмыймы?
– Миңа калса, андый зарурлык юк. Рәсми саннарга килгәндә, хәзерге вакытта башкалабызда 12 миллион 615 мең кеше яши. Шушындый зур шәһәрдә, мегаполиста татар оешмалары күп булмаса, гаҗәп тоелыр иде. Һәркемгә эш җитәрлек. Эшләсеннәр генә. Мөгаен, кемнәрнеңдер иң беренче, иң зуры буласы киләдер. Башка халыкларның милли оешмалары да әллә ни тату яши дип әйтмәс идем. Дөрес, башкалардан аермалы буларак, яһүд, әрмән милли оешмалары өйдәге чүпне тышка чыгармаска тырыша. Мин үзем мондый кытыршылыкларга тыныч карыйм.
– Нишләп Мәскәүдә мәчетләр бик аз?
– Коммунистик Пекинда – 60, Берлинда 80 мәчет бар. Шул ук вакытта берничә миллион мөселман яшәүче Мәскәүдә дүрт кенә мәчет эшли. Бу мөселманнарның күбесе – Россиядә туып үскән кешеләр. Дөрес, берничә урында гыйбадәт кылу залы булдырылды. Иншалла, Мәскәүдә барыбер мәчетләр саны артачак. Бу эшкә каршы килеп маташучыларның күбесе хаксыз икәнлекләрен аңлый. Комплекслы каршы тору бу. “Орда” кебек фильмнарның чыгуы – шуның бер мисалы. Анда татарлар фашистлардан да начаррак, кыргыйрак итеп күрсәтелгән. Мәчетләр төзүгә каршы килүче, урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәнергә теләмәүче, безне икенче сортлы итеп караучы кешеләр – татарның түгел, Россия дошманнары алар. Мәскәү өлкәсендә дә мәчетләр юк иде бит. Менә хәзер әкренләп төзелеп килә.
Рәшит Минһаҗ
vatantat.ru