tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда микрофонсыз концерт куелачак
Казанда микрофонсыз концерт куелачак

Казанда микрофонсыз концерт куелачак

Казанда яңа тарихта беренче тапкыр микрофонсыз концерт куелачак. Бу хакта Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Тавышның матурлыгын бетерүче беренче әйбер – микрофон. Бер яктан микрофон зур прогресс булса, икенче яктан тавышның матурлыгына зур зыян сала. Микрофон вокал сәнгатен механикалаштыруга китерде. Безнең һәр концертыбыз микрофонсыз булыр димибез, әмма үрнәк һәм эксперимент буларак, бер проектны тормышка ашырып карарга булдык», – ди Рифат Фәттахов.

«Без Ваһапов традицияләренә турылыклы фестиваль. Ә Ваһапов бит ул микрофонга бик аз җырлаган. Ул тавышсыз җырчыларны „микрофонга өрә“ дип әйтә торган булган. Ул стадионнарда микрофонсыз җырлый алган», – ди ул.

Концерт оркестр һәм хор белән барачак. Аранжировка булмас дип уйланыла. Концертта Илһам Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Насыйбуллиннар катнашасы билгеле.

Микрофонсыз концерт – Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты. Тамаша 2020 елның 13 апреленә планлаштырыла. Ул Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында булачак.

Концертның сәнгать җитәкчесе – ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова, генераль продюсер – Рифат Фәттахов.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*